+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 17:28

Отчетта - бар, кесәдә юк. Нәрсә ул?

Салават шәһәренең бала тудыру йортында эшләүчеләр моңа кадәр үзләренең хезмәт хакын белми йөргәннәр икән...

Баксаң, учреждение табиблары — уртача 61, акушерлар — 35,4, балалар шәфкать туташлары 30 мең сум алалар икән.

Бала тудыру йорты директоры Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасына отчет биргәндә шушы саннарны китергән.

Бу хакта ишетеп торган персонал көлеп җибәргән һәм кул чапкан, чөнки аларның бу сумманы төшләрендә дә күргәне юк икән.

Һәм хәзер җитәкчедән алып бетермәгән акчаны таптырырга уйлыйлар, ди.
Читайте нас: