+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 13:51

"Халык исәбен алу - мөһим чара"

Башкортстанда 2020 елның октябрендә узачак Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек башлана.

Бу елга беренче чираттагы чаралар атналык оператив киңәшмәдә тикшерелде, аны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров алып барды.

Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтенең Башкортстандагы территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев сүзләренә караганда, төбәктә исәп алучылар 10 мең кеше тәшкил итәчәк, алар, 2010 ел белән чагыштырганда, 5 меңгә кимрәк. Бу мәгълүматларны җыюның яңа ысулларын гамәлгә кертү белән бәйле: халык исәбен алучылар арасында электрон исәп алу битләрен кулланып сораштыру һәм исәп алу документларын интернет аша мөстәкыйль тутыру. Әлеге мәгълүматларны кәгазьдә җыюның традицион технологиясе резерв буларак калачак.

2019 елда муниципалитетларда Бөтенрусия халык исәбен алуны уздыруны оештыру планын төзергә кирәк. Алар нигезендә 2020 ел башында республика шундый ук план төзеләчәк, ул федераль документның бер өлеше булачак.

- Халык исәбен алу - чыннан да, бик мөһим чара. Ул саннар карар өчен түгел, ә безнең халыкка структур анализ ясау өчен кирәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: