+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 12:28

“British Airways” самолеты шәһәр һәм илне бутаган

Британиянең “British Airways” авиакомпаниясе самолеты дүшәмбе көнне Лондоннан Германиянең Дюссельдорф шәһәренә очарга тиеш булган, ләкин ул, хаталанып, Шотландиянең Эдинбург шәһәренә төшә.

Пассажирлар бу хакта эчке радиоэлемтә буенча “Эдинбургка рәхим итегез!” дип хәбәр иткәч белә. Хата пилотларга ялгыш икенче очыш планын тапшырулары нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Рейсны “British Airways” белән лизинг килешүе буенча Германиянең “WDL Aviation” авиакомпаниясе башкарган.

“British Airways”ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хата төзәтелгән һәм пассажирлар Дюссельдорфка килеп җиткән инде.

“Без аларның сәяхәтләрендә шундый тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, клиентлар алдында гафу үтендек”, диелә хәбәрдә.

Бу рейс белән очкан 24 яшьлек Софи Кук сүзләренә караганда, пилот самолетның Эдинбургта төшеп утыруын игълан иткәч, барысы да моны шаярту дип уйлаган.






Фото: BBC News Русская служба сайтыннан
Читайте нас: