+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 март 2019, 13:52

Башта коймак ашаган, аннан тукмап ташлаган...

Кияүләрнең була төрлесе!

23 март көнне Чаллы шәһәрендәге бер гаиләдә ызгыш чыга. Кияү кеше хатынының әнисен кыйный... Бу хакта "Челнинские известия" сайты яза.

Бу көнне ана кеше кызы белән киявен үзенә кунакка - коймак ашарга чакыра. Чәй табыны артында сүз артыннан сүз китеп, талаш чыга. Шулвакыт ярсыган яшь ир хатынының әнисенә йодрыклары белән ташлана.

Хатынга ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булалар. Имгәнгән, тәне күгәргән ананы дәваханәгә алып китәләр. Табиблар ярдәменнән соң, ул өенә кайтарып җибәрелә.
Читайте нас: