+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
25 март 2019, 14:29

"Зимняя вишня" хуҗаларының берсе илдән чыгып тайган

Җаваплылыктан качып йөрсә дә, хокук сакчылары кулына эләккән.

Бүген Кемерово шәһәрендәге сәүдә үзәгендә булган фаҗигагә бер ел тулды. "Кемерово кондитер комбинаты" җәмгыятенең элекке директоры, сәүдә үзәге хуҗаларының берсе Вячеслав Вишневский Польшада кулга алынган.

2016 елда ул ришвәтчелектә гаепләнгән һәм илдән чыгып качкан. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул 2013-14 елларда сәүдә үзәген үзгәртеп кору вакытында 7 миллион сум ришвәт биргән һәм төзелештәге җитешсезлекләрне яшереп калуга ирешкән.

2018 елның 25 мартында биредә чыккан янгында 60 кеше, күбесенчә балалар һәлак булды. Моннан соң 15 кешегә карата җинаять эше ачылды.
Читайте нас: