-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2019, 12:47

Уфадан соң – Бүздәк

Былтыр район икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, биредә яшәүче һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, 114 мең сумга җиткән.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның республикада инвестицияләр күләмен ике тапкыр арттыру зарурлыгы турындагы белдерүен белгечләр ныклы җирлеккә ия, дип исәпли. Атап әйткәндә, бу юнәлештә муниципалитетларда зур мөмкинлекләр бар. Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү потенциалы турында Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов түбәндәгеләрне җиткерде.
— Белүебезчә, Дәүләт-җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәби­ров “икътисади үсешкә ирешү шартларын без үзебез тудырырга тиеш”, дип ассызыклады. Бу тулысынча безнең район­га да туры килә. Төбәкнең инвестиция җәлеп итү мөмкин­лекләре турында сүзгә күчкәнче, үткән ел нәтиҗә­лә­рен барлап китик. Соңгы елларда Бүздәк районы инвестицияләр күләме буенча тотрыклы үсеш кичерде. Бу, иң беренче чиратта, безнең тө­бәктә дуңгызчылык комплекслары төзү буенча республика күләмендәге инвестиция проектларының тормышка ашырылуына бәйле. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә район тарихындагы иң югары дәрәҗәгә 2018 елда ирешелде — капитал салулар 3 миллиард сумнан артып китте. Районның бер кешесе­нә исәпләгәндә инвес­тиция-ләр 114 мең сум тәшкил итте. Әйткәндәй, бу республика буен­ча — Уфа районыннан кала, икенче күрсәткеч. Әмма икътисад бер урында гына тормый, атап әйткәндә, ул безнең республикада даими үсештә. Мәсәлән, агымдагы елда югарыда телгә алынган инвестиция проектларын төгәлләү күздә тотыла — “Башкортстан ит компаниясе” җәмгыятенә караган “Селекция-генетик үзәк” төзелеше тәмамланып, ул проект куә­тенә чыга. Шуңа бәйле, Бүздәк районында инвестицияләр күләме дә төшәр кебек иде. Әмма моңа юл куелмаячак, чөнки төбәктә әйдәүче сәнә­гать предприятиеләренең берсе — Бүздәк консерва комбинатына агымдагы елдан күләмле инвестицияләр җә­леп итү күздә тотыла. Предприятиедә гомум Башкортстан күләмен­дәге “Бүздәк” бренды астында алдынгы технологияләргә нигез­ләнгән продукция чыгару җайга салыначак. Шушы максатта җитештерү куәт­ләрен сизелерлек арттыру күздә тотылуы аңлашыладыр. Икътисади күзлектән караганда, әлеге проект зур перспективага ия, аның кысаларында акча салу күләме 365 миллион сум белән билгеләнә. Проектны тормышка ашыру 2022 елга кадәр исәпләнгән. Район икътисады өчен шунысы да аерым әһәмияткә ия — инвес­тиция салулар 152 яңа эш урыны барлыкка китерәчәк.Гомумән, яңа тарихы 2002 елдан башланган Бүз­дәк консерва заводы республиканың азык-төлек базарында киң билгеле “Пищепром” акционерлар җәмгыятенең бүлекчәсе булып тора. Бу җәһәттән шуны да әйтеп китү урынлы булыр: комбинатта 50 төрдән артык продукция чыгарылып, ул, Башкортстаннан тыш, күрше төбәкләрдән Ырынбур, Чиләбе, Свердловск өлкәлә­ренә, Пермь краена тарала. Әлеге үзенчәлекнең Бүздәк һәм Башкорт­станны инвести­цияләр салуга уңайлы төбәк сыйфатында танытуга хезмәт итүен дә билгеләп китәсем килә.
Район биләмәләрендә тормышка ашырылучы озайлы инвестиция проектлары арасында Фәвил Хәбибрахманов крестьян-фермер хуҗалыгының ябык грунтта яшелчә җитештерүгә махсуслашкан “Бүздәк” теплица комплексы аерым урын тота. Ул төзелеш 2011 елда башланып, объектны сафка бастыру берничә этапта башкарыла. Төзелешнең бишенче этабыннан соң, хәзерге чорда комплексның җитеш­терү куәт­ләре 9 гектарга җитке­релде, инвестицияләр күләме 1,8 миллиард сумга якынлашты. Салынган чыгымнар үзенең нәтиҗә­сен дә бирә, әлбәттә. “Бүздәк” теплица комплексы югары технологияле җитеш­терү куәтләре белән яшелчә-че­лектә республи­ка­ның әй­дәү­че предприятиесенә әверелде. 2018 елда, мәсәлән, биредә җитештерелгән тулай продукциянең күләме 10 тоннадан артты. Сыйфат күрсәт­кечләре дә яхшыра, шуның нәтиҗәсе буларак, комплекс яшелчәсе “Башкортстан продукты” билгесе астында сатыла. Гомумән, “Бүздәк” комплексының инвестиция мөмкинлекләре әлегә чикләнмәгән, проект киләчәктә дә дә­вам итә — биредә төзе­леш 2020 елга кадәр исәпләнгән. Чиратта — комплексның яңа блокларын сафка кертү.
Район биләмәләрендә эшчәнлеген 524 урта һәм кече малтабарлык субъекты җәел­дергән, алар халыкның 60 процентын эш белән тәэмин итә. Кызганычка каршы, малтабарлык тармагына эре инвестиция проектлары бик аз күләмдә үтеп керә. Әмма биредә мөмкинлек­ләрнең шактый зурдан булуын без яхшы беләбез. Тамчыдан күл барлыкка килгәндәй, район­ның инвестиция­ләр күләменә кече һәм урта малтабарлык предприятиеләре дә лаеклы өлеш кертер­гә сәләтле, ми­немчә.
Төбәк икътисадының нигезен тәшкил иткән аграр тармак продукция җитештерүдә үткән елны, алдагысы белән чагыштырганда, 14 процент үсеш белән тәмамлады. Моңа техника паркын яңарту, заманча технологияләрне күздә тоткан авыл хуҗалыгы машиналары һәм корылма-инвентарь сатып алу булышлык итте. Бу — аграр тармакка инвестицияләр салуга бәра­бәр. Мәсәлән, 215 миллион сумга 34 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Бу юнәлештә Хәбиб­рахманов, Камалов крестьян-фермер хуҗалыклары, “Нерал-Бүздәк” җәмгыте аеруча активлык күрсәтә.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ язып алды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/selo/20144-ufadan-so-bzdk.html


Читайте нас: