Тәрәзә юарга керешкәндә башта йомшак чүпрәк белән тузанын сөртегез. Аннары нашатырь спирты (бер литр суга бер аш кашыгы) салынган җылы су белән рамнарны һәм тәрәзә төпләрен юыгыз. Сабын һәм сода кушмагыз, ул буяуның төсен ала. Аларны юып-корытып сөрткәч, пыялаларга тотыныгыз. Рамның почмакларын аеруча җентекләп чистартыгыз. Моның өчен очына чүпрәк кисәге чорналган нечкә таякчык файдаланырга мөмкин.
Пыялаларның тәүдә – өскеләрен, аннары аскыларын юалар. Эз калмасын өчен пыяланы аркылыга-буйга сөртегез. Суны ешрак алыштырыгыз, чөнки пычрак судан таплар кала.
Тәрәзәне салкын су белән юарга кирәк, суга, нашатырь спиртыннан тыш, серкә дә салырга мөмкин. Юганнан соң, мамыгы калмый торган ныклы чүпрәк, яисә бөтәрләнгән гәзит белән сөртеп ялтыратырга була. Әгәр пыяла бик пычрак булмаса, суга аз гына бәрәңге оны салып болгатып, шуның белән сөртегез, ул пыяланы тагын да яхшырак ялтырата.
Тәрәзәне бервакытта да якты кояш нурлары төшеп торганда юмагыз, чөнки корытып өлгергәнче кояш пыяланы киптерә, шунлыктан пыялада салават күпере төсле таплар кала. Яңгыр яуганда да юарга ярамый, чөнки дымлы һавада пыяланы корыганчы сөртеп булмый.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/poleznoe/20134-trzlr-yne-kzlre.html