+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2019, 13:18

Су эчегез

* Күбрәк составында бакыр булган ризыклар ашарга тырышыгыз. Ул тән сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә торган коллаген бүлеп чыгара. Бакыр печенье, чикләвек, диңгез моллюскларында күп.

* Кара карлыган, киви, кәбестә (брокколи, брюссель кәбестәсе), борыч, гөлҗимеш, сырганак ашагыз. Аларда организм өчен кирәкле С витамины күп. Ул иммунитетны гына ныгытып калмый, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген дә яхшырта, коллаген барлыкка китерергә ярдәм итә.* Бит тиресе сәламәт булсын, балкып торсын өчен Е витамины кулланырга кирәк. Ул күрәгә, караҗимеш, майлы балык, көнбагыш маенда бар. Атнасына өч тапкыр 50 грамм чикләвек ашасагыз да бит тиресе чистарыр.
* Кызыл төс матурлык билгесе дип юкка әйтмиләр. Кызыл төстәге җиләк-җимеш, яшелчәләрдә күзәнәкләрне яңарта торган бета-каротин бар. Шуңа күрә кишер, борыч, помидор, кабак, кавын, абрикосны ике уртыгызны тутырып, рәхәтләнеп ашый аласыз.
* Яшь барган саен, организмда су да кими. Ә ул биттә җыерчыклар барлыкка килүнең бер сәбәпчесе булып тора. Йөрәк-кан тамырлары һәм бөер чире булмаган кешеләр көненә 2-2,5 литр су эчәргә тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.ru/poleznoe/20138-su-echegez.html


Читайте нас: