+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2019, 13:24

Кан куерса

* Канны сыегайтучы ризыклар: помидор су­ты, сарымсак, җитен һәм зәйтүн мае, суган, ли­мон, чөгендер, көнба­гыш, балык мае, балык, талкан һәм алма сер­кәсе.

* Кураҗиләк, мүк җиләге, чия, төче чия, җир җиләге дә файдалы. Суда пешкән солы боткасы кан оешуны булдырмый.* Ананас та канны сыегайта. Диңгез кәбестәсе дә файдалы.
* Пешереп, угычтан уылган 2 чөгендер, вакланган 2 бүлем сарымсак һәм 1 аш кашыгы үсемлек маеннан салат та ясарга мөмкин. Шул ук вакытта ул эч кибүне булдырмый һәм кан тамырларын чистарта.
* Яңа әзерләнгән җиләк-җимеш, яшелчә сулары эчәргә кирәк. Шулай ук кайнамаган суны көнгә 1,5-2 литр эчегез.
* Исерткеч эчемлекләрне, төрле ысланган ризыкларны, өреле ит шулпасын, банан, әстерхан чикләвеген, консервларны чамадан тыш күп кулланмагыз.


Читайте нас: