+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2019, 13:32

Өч балалы әниләргә дүрт көнлек эш атнасы кертеләчәк

Республика Хөкүмәте утырышында бүген шундый тәкъдим яңгырады.

Аны Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова кертте.
- Кешеләргә вакытын гаиләләре белән бергә үткәрергә мөмкинлек бирүче чаралар гаилә институтын ныгытуга зур өлеш кертә. Шушы уңайдан республикада 1 апрельдән кайбер мәктәпләр 5 көнлек уку атнасына күчәчәк. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен 4 көнлек эш атнасы кертү дә максатка ярашлы булачак, - диде ул.
Монда эш бирүчеләрнең гаиләле кешеләргә җылы мөнәсәбәте мөһим.
2014 елда Русиядә эш атнасын кыскарту тәкъдиме белән Халыкара хезмәт оешмасы чыккан иде. Дәүләт думасы, әлегә бу мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килде. Былтыр җәй бу темага сөйләшүләр тагы ишетелә башлады.
Балалы хатыннар өчен кыскартылган эш атнасы әниләрнең күпчелегенә тулы хезмәт хакы алырга, шул ук вакытта балалары белән ешрак булырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/20157-ch-balaly-gaillrg-drt-knlek-zsh-atnasy-kertelchk.html



Читайте нас: