+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 март 2019, 12:39

Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

1982 елдан башлап 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләнә. Истәлекле көн немец микробиологы Роберт Кохның туберкулез китереп чыгаручы таякчыкны ачыклавына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган.
– Туберкулез – йогышлы авыру. Ул ел саен дөньяда 1,6 миллион кешенең гомерен өзә, аларның күбесе – үсеп килүче илләрдән, – ди республиканың “Толпар” туберкулезга каршы балалар шифаханәсенең Уфадагы үзәк филиалы мөдире Ирина Метлицкая. – Әлеге вакытта илдә туберкулез буенча эпидемиологик хәл тотрыклы, шулай да андый куркыныч саклана. Шуңа күрә туберкулезга каршы оешмаларда исәптә торучы һәм хәвеф төркемендә булган балаларга савыгу өчен шифаханәдә дәвалану мөһим. Безнең шифаханәнең төп бурычы – бала организмын ныгыту һәм савыктыру, барлык авыруларын дәвалау, инфекцияне санацияләү.“Толпар” шифаханәсе 1935 елдан эшләп килә, бай тарихка ия. Ирина Петровна әйтүенчә, Уфада, Алкинода, Бөредә һәм Октябрьскийда 575 урынлык дүрт бүлекчә уңышлы эшләп килә.
– Уфадагы үзәк филиалда үткән ел 3-7 яшьлек 1547 бала дәваланды. Бу яшьтә балалар туберкулез инфекциясенә аеруча бирелүчән, – ди Ирина Метлицкая. – Дәвалау организмның саклану көчен күтәрүгә юнәлтелгән. Балалар алты тапкыр туклана, кымыз, кислород коктейльләре, минераль су, фиточәйләр, физиотерапия, спелеотерапия, массаж, ароматерапия, талассотерапия белән дәвалана. Гимнастика, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәләр. Балалар белән тәҗрибәле педагоглар, психологлар эшли, сенсор бүлмәдә дәресләр үткәрелә.
Шифаханә елдан-ел үсеш ала. Матди-техник база даими ныгытылып тора. Үзәк филиалда үткән ел мини-футбол өчен урыны булган уен мәйданчыгы ачылган. Асфальт түшәмәсе алыштырылган. Яңа пластик тәрәзәләр куелган. Өр-яңа мебель, челтәр-пәрдәләр күзнең явын алып тора. Яңа дәвалау ысуллары кертелгән: ароматерапия, пелоидератерапия, Гордеев фитопрограммалары.
– Шифаханә хезмәткәрләре – тәҗрибәле, үз эшен яратучы белгечләр. Сәламәт буын үсүгә өлеш кертүебез, биредә эшләвебез белән горурланабыз, – ди Ирина Метлицкая.
Ләйсән Якупова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/20147-ak-romashka-slamt-sulysh-alu-simvoly.html


Читайте нас: