+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
21 март 2019, 13:13

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңде

Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бу турыда "РИА Новости" хәбәр итә.

Алинә Заһитова 82,08 балл җыйган.

Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.

Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева - дүртенче (74,23), Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42).

Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.
Читайте нас: