+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2019, 13:10

Ярый әле кулы пешмәгән...

Коткаручылар вакытында килеп җиткән.

Кичә кич коткару хезмәтенә Уфада баланың батареяга кысылуы турында хәбәр итеп шалтыраталар. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар килгәндә, чыннан да, 6 яшьлек малайның кулы батареяга кысылуы ачыклана. Әти-әнисе сөйләвенчә, малай уйнап йөргәндә, ялгыш кына кулын җылыткыч батареяның секцияләре арасына тыккан, әмма кире алалмаган. Әти-әнисе дә ярдәм итә алмагач, коткаручылар чакыртырга мәҗбүр булганнар.

Ведомство хезмәткәрләре авария-коткару инструменты ярдәмендә баланың кулын азат иткән. Бәхеткә, малайның хәле яхшы, дәваханәгә озату кирәк булмаган.

Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: