+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2019, 13:07

Салават Фәтхетдинов: "Алар бит әле исән!"

Халыкта шундый әйтем бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк.

Русия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов моңа, чын мәгънәсендә, ныклы дәлил булып тора. Балаларга ярдәм белән 30 елдан артык шөгыльләнүче легендар җырчы бүген чираттагы игелекле һәм зур эш башкарган, дип яза "Татар-тудей".

«Аллага шөкер. Бүген онкобольной хосписта булдым. Театрым белән кем тели шул килде. Рәхмәт киң күңелле артистларыма. Өлкәннәр Ядкәр, Таһир, Илфат-Ислам, Руслан, Вадимга һәм яшьләргә, студентларыма. Бу кайгылар безне барыбызны да урап үтсен. Амин», дип уртаклаша Салават Фәтхетдинов Инстаграмда.

Комментарийлардан күренгәнчә, халык җырчының бу зур эшен куәтләп, аңа рәхмәтләрен күндерә һәм алга таба уңышлар теләп яза. Арадан бер укучы: «Чирле кешенең җыр тыңлыйсы килә микән соң?» - дигән сорау куйган. Аңа җавап итеп икенчесе: «Алар бит әле исән, чирле дип, шул хоспис стенасында елап ятаргамы инде хәзер?! Аз булса да бәйрәм, авыртынулардан арынып тору бит!» - дигән.

Фото: Социаль челтәрләрдән.


Читайте нас: