+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2019, 13:02

Сәгать күчү зыянлымы, файдалымы?

Ике көн элек Дәүләт думасы депутаты Андрей Барышев яз-көз сәгать күчерүне кайтару буенча закон проекты тәкъдим итте.

Депутат фикеренчә, мартта вакыт - бер сәгатькә алга, ә октябрьдә бер сәгатькә артка күчсә, тәүлекнең кояшлы вакытын мөмкин кадәр файдалы кулланып булачак. Бу уңайдан белгечләр фикере икегә бүленгән.

Берәүләр сәгать күчүнең кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын билгеләсә, икенчеләр көннең кояшлы вакыты озынаюын файдалы, дип исәпли.

Кешенең баш мие институты клиникасының психиатрия бүлеге мөдире Александр Чомский вакыт күчүнең сәламәтлек өчен начар булуына тамчы да шикләнми. Ул моның тотрыксыз психикалы һәм сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен аеруча авыр икәнен билгели.

Ә менә Төньяк-көнбатыш гигиена һәм халык сәламәтлеге фәнни үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Сорокин кояшлы көннең озынаюы кешеләрнең, аеруча Себердә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәчәк, дип саный.

Ә сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас: