+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 март 2019, 13:04

Кемнәр төнлә ашый?..

Русиядә һәр бишенче кеше (22 процент) йоклар алдыннан ашаудан баш тарта алмый.

Төнлә ныклы итеп ашап ятарга яратучы ирләр хатын-кызларга карганда күбрәк икән. Бу мәгълүматлар "Росстат" үткәргән тикшерүдә ачыкланган.

Сорау алуда катнашучы ирләрнең - 8,2 проценты һәм хатын-кызларның 3,3 проценты корсак тутырып йокларга ятуларын раслаган. Ә менә 31 процент хатын-кыз һәм 19 процент ирләр беркайчан да йоклар алдыннан ашамый икән.

Белгечләр үсмерләр һәм яшьләрнең өлкәннәргә караганда төнлә ашарга ныграк яратуын ачыклаган.

Шунысы кызык – йоклар алдыннан ашарга яратучылар арасында үз бизнесы булганнар бюджет оешмаларында эшләүчеләргә карганда күбрәк икән.

Фото: pixabay.com сайтыннан.

Читайте нас: