+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2019, 12:20

Үзәктә – сәламәтләндерү һәм спорт

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде.

Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Утырышта төбәктә яңа социаль объектлар төзү проектлары тикшерелде. Шуларның берсе – “Газпром – балаларга” программасы кысаларында Уфада шугалак һәм күпфункцияле уен залы белән бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы. “Газпром инвестгазификация” җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Звягин белдерүенчә, объектның гомум бәясе 1,3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Проектка шәһәр коммуникацияләр челтәренә тоташтыру һәм юл салу өчен ярдәм кирәк булачак. Әлегә проект дәүләт экспертизасы уза.Тагын бер объект – Чиләбе өлкәсендәге “Отдых” муниципаль бюджет учреждениесе башлангычы белән Белорет районында төзеләчәк “Абзак” төбәкара балалар үзәге.

Әлеге вакытта комплекс ел әйләнәсенә эшли, шул ук вакытта белем бирү хезмәтләре дә күрсәтә. Проектны гамәлгә ашыру биредә ял итүче балалар санын ике тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк, аларга ташламалар системасы булдырылачак. Биредә модульле казанлык, газүткәргеч һәм чистарту корылмалары төзеләчәк, җиде корпуста төзекләндерү эшләре башкарылачак, бассейн һәм уку сыйныфлары булган яңа корпус төзеләчәк. Проектның гомум бәясе – 615 миллион сум. Ул Чиләбе өлкәсе һәм Магнитогорск шәһәре бюджетларыннан финансланачак.

– Без проектны кабул итәбез һәм аның буенча актив эшчәнлек көтәбез, – диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: