+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2019, 12:17

Янган өйгә документ кирәкме?

Кадастр исәбеннән төшермичә, аның урынына яңасын салып булмый.

Әти белән әни мәрхүм булгач, аларның авылдагы йортларында беркем дә яшәмәде. Абый белән без аны дача итеп файдаландык һәм җәй айларында гына кайтып йөри идек.Бәхетсезлеккә каршы, узган көздә йортыбызда янгын чыгып, ул бөтенләй диярлек янып бетте. Эш шунда, әти-әниебез дөнья куйганнан соң, без аны милек хуҗасы буларак рәсми­ләштермәгән идек. Бары тик әниебез исән вакытта әлеге йорт салынган участокны васыять итеп алдык. Ул җирне безгә әти мәрхүм васыять иткән булган.
Хәзер шундый сорауга җавап эзлибез: янган йорт урынында яңа өй салырга уйлыйбыз һәм моның өчен башта искесенең янгын чыгу аркасында юкка чыгуын кайда да булса рәсмиләштерү мәҗбүриме?


Җәмилә Асылгәрәева.Мишкә районы.



Закон күчемсез милек төрле сәбәпләр белән юкка чыккан барлык очракларда да аны кадастр исәбен­нән төшерүне күз уңында тота. Бу турыда “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль законның 14 маддәсе­нең 3нче өле-шендәге 3нче пунктында бәян ителә.Моның өчен “Росреестр”ның Федераль кадастр палатасы филиалына яки күчемсез милек урнашкан төбәктә күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күчемсез милекне теркәүдән төшерү турындагы гариза белән әлеге йорт яисә җир участогы ху­җасының мөрәҗәгать итү хокукы бар. Әгәр ышаныч кәгазе нотариаль нигездә расланган булса, бу эшне аларның вәкилләре дә башкара ала. Гариза бланкын алдан ук “Рос-
реестр”ның рәсми сайтыннан чыгарып алырга да мөмкин. Аны гаризаны кабул итү пунктында да алырга була.
Әлеге гаризага янган өйгә сезнең хуҗа булуга хокукыгызны раслаучы документларны теркәү мотлак. Шулай ук, күчемсез милек­нең нинди сәбәп белән юкка чыгуын раслаучы тик­шерү актлары да таләп ителә. Мондый акт янган йортны бар яклап та тикше­рүдән соң, кадастр инженеры әзер­ләгән документлар ниге­зендә төзелә.
Тикшерү акты документында кадастр инженеры салым түләү­че­ләр­нең бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматлар нигезендәге тикшерү нәтиҗәләре, күчемсез милекнең нинди сәбәпләр белән юкка чыгуын раслау өчен таләп ителгән башка белешмәләр аша бәяләмә бирә.
Тикшерү акты электрон документ формасында әзерләнә һәм мондый актны әзерләүче кадастр инжене-рының ышанычлы квалификацияле электрон имзасы белән раслана. Сезнең шулай ук, тикшерү актын кәгазьдәге документ формасында да сорап алу хокукы бар.
Тикшерү актлары формасы һәм аңа әзерләнүдәге таләпләр Русия икътисади үсеш министрының 2010 елның 13 декабрендәге 627 санлы приказы белән расланган.
Әлбәттә, әлеге мәсьәлә буенча кайда мөрәҗәгать итәргә уйласагыз да һәм сезне чакыртып алганда да паспортыгызны алырга онытмагыз.
Гаризагыз буенча һәм закон кысаларында барлык таләпләр үтәл-гәннән соң, сезгә күчемсез милек турындагы кадастр өземтәсе би­релчәк. Анда элекке йор­тыгызның янып юкка чыгуы сәбәпле, дәүләт кадастр исәбен­нән алынуы турында бәян ителәчәк.
Күчемсез милекне кадастр исәбеннән төшерү түләүсез һәм кадастр исәбе органнарына сез гариза һәм документлар тапшырганнан соң, кимендә 10 эш көнендә башкарылырга тиеш. Димәк, яңа йорт салын­ганчы, башта янганын кадастр исәбеннән төшерергә кирәк.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/20013-yangan-yg-dokument-kirkme.html


Читайте нас: