+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2019, 12:24

Уфа балкып торырга тиеш!

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров башкаланы төзекләндерү буенча анык бурыч-максатлар билгеләде.

“Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында агымдагы елда Киров урамындагы 91нче һәм Әй урамындагы 63нче күпфатирлы йортлар урнашкан ихата территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Анда асфальт түшәмәсен капиталь ремонтлау, өстәмә яктырту баганалары, балалар мәйданчыгы һәм турниклар комплексы урнаштыру, хоккей тартмасын реконструкцияләү, өстәмә парковка урыннары өчен юлны киңәйтү һәм видеокүзәтү камералары кую планлаштырылган. Эшләрнең гомум бәясе якынча 14,5 миллион сум тәшкил итәчәк.


Төбәк җитәкчесе территорияне төзекләндерү проекты белән танышты, биредә яшәүче халыкның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады. Алар күтәргән мәсьәләләрнең күпчелеге йортларны, подъездларны һәм подвалларны карау-тоту, шулай ук, хәрәкәт итү хәвефсезлегенә бәйле. Радий Хәбиров төзекләндерүне комплекслы алып бару зарурлыгын ассызыклады һәм халык теләге буенча 1 июньгә кадәр шлагбаум, шулай ук, подвал биналарында тәртип урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.– Май аенда һәм көзен, елга ике тапкыр, агач утырту буенча акция үткәрәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Безнең шәһәргә яшеллек җитеп бетми, шуңа күрә агачлар, шул исәптән ихаталарда да утырта башларга кирәк.
Республика җитәкчесе узган кыш кар чистартуны оештыруга бәйле халык фикере белән кызыксынды, торак-коммуналь хезмәтләргә катлаулы шартларда эшләгән өчен рәхмәт белдерде.
– Булган ресурслар белән кулдан килгәннең барысын да эшләдек, – диде Радий Хәбиров. – Сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Без сабак алдык һәм киләсе кышка әзер булырбыз дип ышанам. Ә хәзер шәһәрдә тузан һәм пычрак белән көрәш башлыйбыз.
Арытаба төбәк җитәкчесе Зур Гражданлык һәм Степан Халтурин урамнары киселешендә юлдагы чокырларны ремонтлау барышы белән танышты. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, әлеге вакытта чокырларны бетерү өчен салкын асфальт технологиясе кулланыла. 15 апрельдән чокырларны кайнар асфальт-бетон катнашмасы кулланып ямау эшенә керешү планлаштырыла.
Башкала мэры Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Уфа буенча 65 чокыр ремонтланган.
– Миллионлы шәһәр өчен язгы көндә ремонтланырга тиешле чокырлар саны 500дән башланырга тиеш. Без проблеманың булуын таныйбыз, аны тиз арада хәл итәргә, киң күләмле эшкә чыгарга тиешбез. 1 июньгә кадәр барлык чокырлар да бетерелергә тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, Совет районының карау-тоту һәм төзекләндерү идарәсендә булды. Анда техниканы карады, җәйге чорда эшкә әзерлек, кирәкле җиһазлар һәм материаллар тәэминаты, хезмәткәрләрнең эш хакы, аларның хезмәтен оештыру белән кызыксынды.
– Сез бу кышны бик яхшы эшләдегез. Әмма киләсе елда яхшырак эшләргә кирәк, – диде төбәк җитәкчесе. – Алда җәй, шәһәр чиста булсын, тузан очарга тиеш түгел.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин белдерүенчә, шәһәрне пычрак һәм тузаннан чистарту эшләре дүшәмбедән үк башланачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/20024-ufa-balkyp-toryrga-tiesh.html


Читайте нас: