+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 март 2019, 17:15

Күгәрченне миллионнан артык еврога сатканнар

Аны Кытай бае алган.

Армандо кушаматлы фламанд почта күгәрчене дөньядагы иң кыйммәтле күгәрчен булып танылды. Ул Фландриядә (Бельгия) оештырылган аукционда иң үзенчәлекле товар була. Хәбәр ителүенчә, аны рекордлы суммага — 1 миллион 252 мең еврога сатып алганнар.
Биш яшьлек Армандо күгәрченнәр ярышында иң яхшылардан санала. Чемпион кош ярышларда бихисап җиңүләр яулаган. 2017-18 елларда — Бельгиядә, ә былтыр Европада иң җитез почта күгәрчене буларак танылу алган.
Күгәрченнең яңа хуҗасы Кытай гражданы Армандоның дәвамы итеп яңа чемпионнар үстерергә уйлый.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kyzyk-news/20036-kgrchenne-millionnan-artyk-evroga-satkannar.html


Читайте нас: