+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 март 2019, 19:01

Сез өмәләргә әзерме?

6 апрельдән 11 майга кадәр республикада төзекләндерү буенча айлык үтәчәк.

Бу хакта республика җитәкчесе үткәргән оператив киңәшмәдә сүз булды.
Беренче өмә 6 апрельгә тәгаенләнгән. Бу көннәрдә башкарыласы эшләрнең 11 төре билгеләнгән. Алар арасында урамнарны чүп-чардан тазарту, агачларны агарту, кисү, бордюрларны, киртәләрне буяу, балалар һәм спорт мәйданчыкларын ремонтлау һәм башкалар бар. Радий Хәбиров территорияләрне яшелләндерүгә аеруча җитди игътибар бирергә кушты.
— Өмә үткәрү - электән калган изге йолабыз, аны тергезергә кирәк. Монда шәһәр һәм район башлыклары да, җәмәгатьчелек тә катнашырга тиеш. Халыкка өмәләр турында хәбәр итәргә кирәк, алар анда гаиләләре белән килә ала. Һәм минем шәхси үтенечем: бәйрәмчә кәеф булсын өчен бөтен пунктларда да яхшы музыка яңгырарга тиеш, — диде ул һәм 1 майга республиканың чистартылырга тиешлеген сызык өстенә алды.
Читайте нас: