-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общество
18 март 2019, 14:11

3 миллионлык "Джип" алгач, эшеннән куганнар

Авыргазы районы юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесен, 3 миллион сумлык "Джип" алып утырганнан соң, эшеннән бушатканнар.

Погонлы җитәкче кыйммәтле машинаны нинди акчага алуын аңлата алмаган.

Эш шунда: полициядә хезмәт салучылар ел саен үзләренең, тормыш юлдашының табышлары турында декларация тапшыра. Анда барлык керемнәр дә күрсәтелә. Ә менә бу җитәкченең хатыны белән бергә 3 еллык уртак кереме дә 2,5 миллион сумнан артмаган.
Читайте нас в