Ризык белән кергән күләм еш кына җитәрлек булмый. Аеруча бу яз көне нык сизелә. Организм хәлсезләнә, юктан гына кәеф кырылып бара, бер эшкә дә күңел төшми, тырнаклар сына, чәч коела, тире кибә һәм башкалар. Боларның барысы да авитаминоз билгеләре булуы ихтимал. Диагнозны ачыклау өчен берничә анализ тапшырырга кирәк.
Хәлегезне берникадәр яхшырту өчен организмны актив матдәләр белән баету чарасын күрергә кирәк. Дәвалау һәрвакыттагыча комплекслы алып барылырга тиеш. Иң беренче чиратта, әлбәттә, витаминнар эчәргә тәкъдим ителә. Моны табиб белән киңәшләшеп эшләү мөһим. Язгы авитаминоз вакытында күбрәк B төркеме витаминнарының дефициты күзәтелә. Алар нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, шунлыктан игътибарлылык югала, кеше төшенкелеккә бирелә. Бу очракта витаминнар шулай ук кешене арудан саклый, эчәкләр эшчәнлеген җайга сала, хатын-кызга күремне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Язгы авитаминоз шулай ук организмның C, D, E, K витаминнарына кытлык кичерүеннән дә булуы ихтимал. C витамины организмның табигый саклау көчен активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, теш казналарының ныклыгы өчен җавап бирә.
D витамины организмга кальцийны үзләштерергә ярдәм итә, аппетит өчен җавап бирә, йокыны көйли.
E витамины – тире күзәнәкләрен тышкы һәм эчке кире факторлардан саклаучы табигый антиоксидант. Ул зәйтүн маенда, яшелчәләрдә һәм яшел суган, укроп, салатта күп.
A витамины күзнең челтәрле кабыгының капиллярларын тергезә һәм күрү сәләтен саклый. Шулай ук тире катламының ныклыгын тәэмин итә. Ул балыкта, фасольдә, сыер итендә күп.
K витамины кан әйләнеше системасы эшчәнлеген җайга сала.
Әмма витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә дә җитми, туклану рационын баету да кирәк. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга табиблар юкка гына кушмый. Чыннан да, без еш кына бертөрле тукланырга гадәтләнгәнбез. Әмма хәзер аны төрләндерергә мөмкинлек бар. Ел әйләнәсенә яшелчә-җимеш, күрәгә, караҗимеш, йөзем, чикләвек һәм башкалар сатылып тора.