+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2019, 18:10

Сәүдә “тозагы”на эләкмәгез!

Эре сәүдә нокталарында гына түгел, махсуслашкан кибетләрдә дә сатып алучыларга ташламалы карточкалар тәкъдим итә башладылар.

Теге яки бу товарга бирелгән ташлама “тозагы” һәркемне эләктерергә сәләтле. Моның өчен товар алганнан соң, гадәттә, анкета тутыруны сорыйлар. Биредә клиент үзе турында бик күп мәгълүмат калдыра. Аннары анкета тутыручының телефонына яки электрон почтасына үз продукциясен, кредитларын тәкъдим итүчеләрдән СМС хәбәрләр килә башлый.
Кибеттә анкета тутырганда үзеңнең телефон номерыңны күрсәтү мәҗбүриме? Компанияләрнең күбесе, әлбәттә, ташламалы карта биргәндә клиентның телефон номерын күрсәтүен таләп итә.Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте экспертлары фикеренчә, ташламалы карта анкетасын тутырганда аеруча игътибарлы булу кирәк. Телефон номерлары кайбер мутлык осталары өчен кырын эшләрен башкаруга зур табыш булачак. Әгәр сезне көненә берничә тапкыр бер үк оешмадан борчыйлар, ягъни төрле тәкъдим белән СМС хәбәрләр җибәрәләр икән – һичкичекмәстән, шәхси мәгълүматларыгызны файдалануны туктатуны сорап гариза язарга кирәк. Телефон номерыгызны алыштырырга да мөмкинсез.
Анкета тутырганда һәр җөмләне игътибар белән укыгыз. Яшәгән йорт адресын яки паспорт мәгълүматларын калдырганда аеруча сак булыгыз. Ташламалы карта – сәүдә эшчәнлегендә гадәти маркетинг ысулы гына. Аның ярдәмендә сәүдә нокталары сатып алучыны аерым сәүдә маркасы белән файдаланырга мәҗбүр итә. Чынлыкта, шундый ук товарны башка кибеттә һәм байтакка арзангарак та сатып алырга булыр иде. Әмма ташламалы карта кешеләрне арзанлы товарга өмет иттереп, шул сәүдә ноктасына алып бара. “Ташлама” дигән тылсымлы сүз белән сатучы сатып алучыны сәүдә “тозагы”на эләктерә дә инде.

Читайте нас: