+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
15 март 2019, 14:00

Бензин багының да җилләтү системасы бар

Сез трассадан барганда, бензин бетә дип кызыл лампочка яна башлады ди. Юл буендагы теләсә кайсы автозаправкалау станциясеннән бензин тутырырга ашыкмагыз.

Якындагы ягулык салу станциясенә барып җитәрлек кенә бензин салып торыгыз. Белмәгән урында сыйфатсыз бензинга юлыгуыгыз ихтимал.Бакка бензинны “чүмәкәйләп” салмагыз. Бензин багының җилләтү системасы бар. Савытны сыеклык белән шыплап тутырганда һавасыз бушлык барлыкка килә. Шушы вакуум аркасында бензонасос сафтан чыгарга мөмкин.

Әле яңа сатып алынган машиналарда мондый хәл тиз генә килеп чыкмас. Тик тотылган машиналарның багын мөлдерәтеп тутырып йөрү безонаносны сафтан чыгарырга мөмкин.
Читайте нас: