+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 март 2019, 18:38

Штраф... Кем кесәсеннән?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфа шәһәренең Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге директоры Александр Овчинников һәм Башкортстан дәүләт университеты Хокук институты директорының халыкара эшчәнлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары Ришат Нигъмәтуллин белән очрашты.

Константин Толкачев аларның икесенә дә “Законлылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен” дигән мактау билгесе тапшырды.Очрашу барышында юридик кадрлар әзерләү эше, гражданнар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча күрелүче чаралар, әлеге өлкәдәге закон яңалыклары мәсьәләләре тикшерелде.

Александр Овчинников белдерүенчә, Үзәк тарафыннан ел саен гражданнар тынычлыгын бозуга бәйле – 7 мең, гаилә гаугаларына бәйле 8 меңнән артык протокол төзелә. Константин Толкачев җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендә кисәтү эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады.

– Шул ук вакытта салынган штрафлар күләмен арттырырга кирәк. Бәлки, шулай ук закон чыгару дәрәҗәсендә кайбер хокук бозулар өчен җаваплылык чараларын яңадан карау ихтыяҗы да бардыр, – диде Константин Толкачев. – Әгәр дә аерым очракларны алсак, алар, гадәттә, имин булмаган, керем дәрәҗәсе болай да аз гаиләләрдә килеп туа. Нәтиҗәдә, штраф гаеплегә генә түгел, тоташ гаилә, балаларга кагыла. Моның өчен гаилә зыян күрергә тиеш түгел.

Читайте нас: