+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 март 2019, 18:33

Русиядә ничә елга җитәрлек нефть һәм газ бар?

Русиядә 40 триллион сумлык – нефть һәм 11 триллион сумлык табигый газ запасы бар.

Мондый саннарны Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы китерә, дип яза РБК.

Бу бәяләр - 2017 ел ахырына. Табигать ресурслары министрлыгы шулай ук коксландыручы күмер (якынча 2 триллион сум), тимер рудасының (808 миллиард сум), алмазларның (505 миллиард сум) һәм алтын (480 миллиард сум) запасларын да бәяләгән.

Барлык минераль һәм энергетика ресурсларының гомум бәясе 55,2 триллион сум тәшкил итә.

27 февральдә энергетика министры Александр Новак илдә нефть һәм газ запасларын бәяләде. Аның фаразлары буенча, Русиядә нефть запаслары якынча - 30 елга, ә газ 100 елдан артыкка җитәчәк. Хәзерге вакытта В һәм С категорияләрендәге нефть запаслары 29 миллиард тонна тәшкил итә.
Читайте нас: