+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 март 2019, 13:42

Эшсез калсагыз, балаларыгыз алимент түләячәк!

Пенсия алды яшендә, ягъни 55 яисә 60 яшьтә, эшсез дә, яшәргә акчасыз да калган кешеләр һич кайгырмасын.

Дәүләт думасы аларга эшкә сәләтсезлек буенча алимент алу хокукы турында закон кабул итте. Алиментны 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар ала алачак.
Кем түләячәк дисезме? Монысы - иң кызыгы. Балаларыгыз! Дәүләт үзенең бурычын җиңел генә балаларга япсарып куйды болай булгач.
Алиментка, шулай ук, пенсия яше алдында булган “ярдәмгә мохтаҗ” элекке ирләр яисә хатыннар да исәп тота ала. Аларга “бывший”лары түли торгандыр инде.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/19829-eshsez-kalsagyz-balalarygyz-aliment-tlyachk.html


Читайте нас: