+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 март 2019, 13:41

"Самолетта - бомба!"

Кичә “Бахрейн-Мәскәү” рейсы белән очкан “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе самолеты Бакуда төшеп утырырга мәҗбүр була.

Сәбәбе — “Самолетта — бомба! Очучыга” дигән язу. Аны бәдрәфтә табалар. Авторы әлегә билгесез.
Язманы алганнан соң самолетны тиз рәвештә Бакуда утыртырга дигән карар кабул ителә.
Шартлаткыч табылмый. Пассажирлар кунакханәгә урнаштырыла, бүген иртән алар сәфәрен дәвам итәчәк.
Хәзер инде шартлаткыч турында хәбәр иткән кешене эзлиләр.

Читайте нас: