+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 март 2019, 16:37

"Җиңү тарихын" бергәләп саклыйк!

9 мартта Башкортстанда "Җиңү тарихы" республика патриотик акциясе старт алды.

Аның төп максаты - Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын мәңгеләштерү. Акция нәтиҗәләре буенча республикада видеоархив белән бердәм республика порталы оештырылачак, теләгән һәркем социаль челтәрләрнең акция сәхифәләрендә җиңүне якынайткан хатирәләре белән бүлешә ала.
Акциядә республиканың 8-11нче сыйныф һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша. Алар ветераннарны видеога төшереп, материалларны оештыру комитетына тапшырачак. Аннары БСТ командасы мәктәп укучылары тарафыннан яздырылган интервьюлардан җиңү тарихы буенча видеоелъязма-фильм ясыячак. Телемарафонның трансляциясе 9 майда БСТ телеканалында булачак.


Акция 3 этапта үткәрелә:
1нче этап: ветераннар белән очрашу оештыру, видеоинтервьюлар язу, йомгаклау материалларын оештыру комитетына тапшыру һәм эшкәртү (2019 елның 9 мартыннан 9 апреленә кадәр);
2нче этап: оештыру комитеты алган материалларны эшкәртү (2019 елның 9 апреленнән 1 маена кадәр);
3нче этап: 9 май көнне БСТ телеканалыннан "Җиңү тарихы" телемарафонын трансляцияләү.
Башкортстанның Мәгариф, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, Матбугат һәм киңкүләм мәгълумат чаралары агентлыгы, "Башкортостан" телерадиокомпаниясе акциянең оештыручылары булып тора.
"Җиңү тарихын" саклауга үз өлешеңне кертергә син дә ашык!
Чыганак: https://kiziltan.ru/vatanprvrlek/19813-i-tarihyn-berglp-saklyyk.html


Читайте нас: