+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 март 2019, 16:47

Ташкын ярсу булмаячак

Бүгенге оператив киңәшмәдә һәр елны язның көнүзәк темасы булган ташкын проблемасы да күтәрелде.

Фаразлар буенча, республикада ташкын күләме уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 10-15 процентка түбәнрәк булачак. Уфада, Стәрлетамакта һәм Бөредә су басу көтелми. Ләкин дала елгалары куркыныч тудыра. Әйтик, Сибай тирәсендә кар катламындагы су запасы нормадан 76 процентка артыграк. Гомумән, Урал аръягы башкаласы республикада бу күрсәткеч буенча алда бара.

Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсе җитәкчесе Вилора Горохольская белдерүенчә, елгаларда боз калынлыгы нормадан 5-30 сантиметрга юкарак. Мартта уртача температура башка еллардагыдан 2-3 градуска югарырак булачак. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов сүзләренчә, республикада сигез елгада автоматлаштырылган 14 гидропост куелачак, алар су басу ихтималы турында алдан кисәтеп торачак.
Читайте нас: