+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 март 2019, 16:33

Радий Хәбиров:"Бу вакыт эчендә яңа айфон уйлап табарга булыр иде..."

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә юллардагы чокырларны ремонтлау мәсьәләсе иң күп сорау тудырган тема булды.

Моңа әзерлек барышы турында республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов бәян итте. Юлчылар бу эшне 15 февральдә “салкын” асфальт-бетон кулланып башлаган. “Кайнар” асфальтлы ремонт 15 апрельдә старт алачак.
Тимур Мөхәммәтҗанов 1 июньдә республикада юл хезмәтләренең эшен җиңеләйтү максатында чокырларны ремонтлауның интерактив картасын эшләү төгәлләнәчәк, дип ассызыклады. Башкортстанда яшәүчеләр анда канәгатьләндерерлек булмаган юл участокларын билгеләргә, аларның фотосын һәм видеосын беркетергә тиеш. Заявка тиешле юл оешмасына җибәреләчәк. Ремонт үткәрелгәннән соң, заявка бирүчегә фотоотчет җибәрелә.
Радий Хәбиров мобиль кушымтаны эшләтеп җибәрү вакыты белән килешмәде. Тимур Мөхәммәтҗанов әлеге интерактив карта 1 июньгә эшләп китәчәк, дип белдерү белән, ул аны тәнкыйть утына тотты:
— Яз җитү белән кышын карны чистартмауга зарланучыларның каһәрле сүзләре юлларга күчәчәк. Бу аңлашыла да. Безнең төбәктә һава шартлары катлаулы, юллар чыдамый, чокырлар барлыкка килә, кешеләр имгәнә, машиналар ватыла. Нәкъ шуның өчен мин сездән әлеге картаны көзен гамәлгә кертүне сораган идем. Бу вакыт эчендә инде яңа айфон уйлап табарга мөмкин булыр иде, ә сез миңа мобиль кушымта июньдә генә әзер булачак, дип белдерәсез. Мин бу вакытны кабул итә алмыйм. Кушымта 1 апрельгә әзер булырга тиеш, югыйсә башка чаралар күрәчәкмен. Кыскасы, сезнең 19 көн вакытыгыз калды, — диде ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/19766-radiy-hbirovbu-vakyt-echend-yaa-ayfon-uylap-tabarga-bulyr-ide.html



Читайте нас: