+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 март 2019, 14:13

Маугли кызны үлемнән коткарганнар

Баланың күкрәгенә тагылган тәрегә ит үргән.

Мәскәүдәге бер фатирда ачлыктан җәфа чиккән биш яшьлек баланы коткарганнар. Әлеге вакытта Русиядә Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова бу хәлне ныклап тикшерә.

Хәбәр ителүенчә, фатирда берүзе бикле торган кыз нык йончыган, биш яшьлек булуына карамастан, сөйләшә дә, киенә дә, бәдрәфкә йөри дә белми. Әлеге вакытта ул дәваханәдә, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Табиблар әйтүенчә, балада анорексия башлануы ачыкланган, аның күкрәгенә тагылган тәресе тән тиресенә кереп ябышкан. Аны хирургия ысулы белән алганнар.

Кызның әнисе кулга алынган. Бәгырьсез анага карата җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: