+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
11 март 2019, 14:40

Аз да җитә, күп тә бетә!

Белгечләр Башкортстанда эш эзләүчеләр өмет иткән уртача хезмәт хакы күләмен атады. Әлеге мәгълүматларны "HeadHunter" бастырган.

Аналитиклар мәгълүматларына караганда, ир-атлар - 30 мең сум, хатын кызлар-25 мең сумга да канәгать икән. 40-55 мең сумны республика халкының 9,3 проценты гына тели. Ә 55 мең сумнан да артык эш хакына – 5,1 процент халык кына дәгъва итә.

Белгечләр Башкортстанда яшәүче хатын-кызларның акчаны ешрак нәрсәгә тотуы турында да сөйләде. Нигездә, бу - азык-төлек, коммуналь түләүләр һәм торакка икән ләбаса!
Читайте нас: