+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 март 2019, 12:28

Каенанам — ахирәтем

«Изге ана да ул, гүзәл эшче дә ул, ямь бирүче, җан бирүче Ватанга», дип җырлыйлар.

Бу сүзләр Алан авылында яшәүче каенанам Рәйсә Фәһим кызы Хәбировага тулысынча туры килә.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан—1959 елның 4 мартында дөньяга килә ул. Туган авылы Идәшбашта 8 классны тәмамлый. Аннары Владимир өлкәсенә китә. Туку фабрикасына эшкә урнаша, станокны үзләштерә. Кичке мәктәптә укуын дәвам итә. Биш ел эшләү чорында бик күп грамоталарга, дипломнарга лаек була.
Отпуск вакытында әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итү өчен туган якларына кайта. Бер кайтуында Алан авылы егете Риф Каюм улы белән таныша. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар. Матур пар барлыкка килә.
Гаилә—җылы учак. Ул ныграк булган саен, аңардагы җылылык, яктылык һәм матурлык та гомерлек. Каенатам белән каенанамның гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Кырык ел тату гомер кичерәләр алар. Без—яшь гаиләләр, балалары, киленнәре һәм кияүләре алардан үрнәк алабыз.
Хәбировлар алты балага гомер бүләк итәләр. Хәзер һәркайсының үз гаиләсе бар, балалар үстерәләр. Каенанам озак еллар авыл хуҗалыгында эшли, бик күп бүләкләргә лаек була, «Ана даны» медале бар. Район газетасы аңа «Ел кешесе» дигән исем бирә.
Рәйсә Фәһим кызы—тырыш, булдыклы хуҗабикә, тормыш юлдашы, әни, оныкларының сөекле нәнәләре. Ә минем иң якын ахирәтем ул. Каенанам— бик уңган, сабыр кеше. Хуҗалык эшләрен тыныч кына һәм яратып башкара. Барысына да өлгерә ул. Көндәлек эшенә тотыну өчен, таң әтәчләре белән бергә тора. Җәен буш вакытында җиләк җыеп, тәмле компот, кайнатма, как әзерли. Көзен гөмбәгә йөри. Алардан бик тәмле пицца, пироглар пешерә.
Менә шундый акыллы, уңган каенанама бу көннәрдә 60 яшь тула. Рәйсә Фәһим кызы якыннарының һәм туганнарының, дусларының һәм ахирәтләренең җылы котлау сүзләренә лаек.
Аның тырышлыгы белән ихата һәм өй алды һәрвакыт каралган, чиста, матур. Аларның йортыннан кеше өзелми, каенанам бик кунакчыл, туганнарын ихлас ярата. Диндар кеше ул, догалар, дини китаплар укый, оныкларын тәрбияли, тәртипкә өйрәтә.
Өйдә—гөлләр, бакчада чәчәкләр үстерә. Күп һәм төрле яшелчәләрдән мул уңыш җыеп сөенә. Каенанам изге, киң күңелле булуы белән башкаларны үзенә тартып тора. Оныклары аңа һәрвакыт яратып «нәнәй» диләр. Янәшәмдә шундый каенанам булу белән бәхетлемен. Акыллы киңәшләр бирүче күрше ул, башкалар хәленә керә белә, дөньядан ямь табып яши. Шуңа да аны бик нык хөрмәт итәм, аңа сокланам, аңардан үрнәк алам.
Каенанам белән каенатамның озак еллар тигез, тыныч, бәхетле гомер кичерүләрен телим.
Гөлүзә ХӘБИРОВА,
Алан авылы.
Читайте нас: