+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 март 2019, 12:33

Бәхетле язмыш

Ягымлы карашлы, мөлаем әңгәмәдәшемә 90 яшь.

Аңардан күземне ала алмыйча, сокланып утырам. Ул сөйләгәннәрне тыңлыйм, сораулар бирәм һәм хәтеренә хәйран калам—70-80 ел элек булган вакыйгаларны кичәгедәй хәтерли. Аның белән 37 елга якын бер урамда яшәсәк тә, үзе, авыр тормышы турында җентекләп сөйләгәнен беренче тапкыр гына ишетәм.
Янәшәмдә—үз гомерендә тарихи үзгәрешләрне, хакимнәр алышынуын, тоташ бер дәверне күргән зирәк акыллы кеше һәм гади тормыш юлдашы, әни һәм картәни. Иксез-чиксез илебездә андыйлар бихисап.
Софья Хәйруллина (Әдһәмова) 1918 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Шланлы авылында туган.
Гаиләдә алты бала үсә, Софья өченчесе була. Мәктәптә укыган тәүге елларын яхшы хәтерли ул. Тәртипле, бик сәләтле була. Берсе дә өлгерештә минем кебек булдыра алмый иде, дип көлә ул. Аңа төсле каләмнәр бүләк итәләр хәтта. Ул чорда укудагы уңышлар өчен югары бүләк була ул. Әмма мәктәпкә йөрү һәм классташлар белән очрашу шатлыгы озакка бармый.
Татарстан һәм Башкортстанның гына түгел, тоташ ил тарихында булган фаҗигале вакыйгаларның берсен искә төшермәү мөмкин түгел. БАССРда репрессия елларында тоткынлыкта 11 меңгә якын кеше һәлак була. Ә репрессияләнүчеләр 54,5 меңгә җитә.
Татарстанда репрессиянең беренче дулкыны 1929-1932 елларга туры килә, крестьяннарны раскулачить итәләр. Репрессиянең икенче дулкыны 1937-1938 елларда аеруча көчле була. Германия фашизмы һәм төрле илләрнең разведка агентлары белән көрәш лозунгысы астында үтә ул. Репрессияләнүчеләрнең төп өлеше социаль чыгышы, дини карашы буенча золымга дучар була. Бу тәкъдир, кызганычка каршы, Әдһәмовлар гаиләсен дә читләп үтми, чөнки әтиләре мулла була. Гаиләгә кечкенә авыл өендә яши башлаганчы бик күп җәфа чигәргә туры килә. Икенче классны тәмамлагач, 9 яшьлек Софьяны якын туганнарының берсе Урта Азияга алып китә.
Сугыш вакытында аны кире кайтаралар. Ул чор балалары сугыш белән бергә үстеләр, дип сөйли әңгәмәдәшем. Бәләкәй генә куллары белән басуда өлкәннәрдән калышмый көлтә бәйләргә туры килә.
Сугыштан соң аны янә Урта Азияга алып китәләр. Анда Софья тәүдә май заводында эшли, соңрак мамык заводында маркировкалаучы була, капчыклар тегә. Олы хатын-кызлар норма буенча 300 капчык тегәргә тиеш булалар, ә аңа иң яше буларак сменасына 250 капчык тегәргә туры килә. Склад мөдире Катя апа аны яратып «Соня» дип йөртә. Кызны еш кына көлчә алырга җибәрә ул. Аның тәмен әле дә хәтерли Софья Хәлиулла кызы. Соңрак сүс эшкәртү өчен тәгаенләнгән чимал камерасында эшли ул.
Биредә Турсунзадәдә язмыш аны булачак тормыш юлдашы—Каран авылы егете Гали Хәйруллин белән очраштыра. Галинең тәкъдим ясаганын, ЗАГСка барган көннәрен бар нечкәлекләре белән хәтерли. Өйләнешкәч, Башкортстанга кайтырга булалар. Ул чорда туган якка кайтып җитү бик авыр була. Юл 10 тәүлеккә сузыла, поезд көтеп, 5 тәүлек буе Ташкентта ятарга туры килә. Бүздәктә яшәүчеләрнең һәрберсе район үзәгенә кергән урында аларны һәм кунакларны каршы алучы йөк машинасын белә һәм күрә. Каранга менә шундый машинада кайтып төшәләр алар. Софья апа шоферны да хәтерли хәтта, Батыр бабай дип йөртәләр аны.
Үз куллары белән сырган бирнәсе була: юрган һәм матрас. Каенатасы белән каенанасы яшьләрне шатланып каршы алалар. Сарык суялар, бакча уртасында табын корып, никах укыталар. Яшьләргә никахны каенатасы Габдулла үзе укый. Беренче балаларына да Һади дип исемне ул куша.
Софья апа иренең туганнары белән бик яхшы мөнәсәбәттә була. Алар чибәр, уңган һәм тырыш киленне шунда ук үз итәләр.
Стәрлетамакта да эшләргә туры килә аңа. Сода заводына тимер юл салалар. Ир-атлар арасында ике генә хатын-кыз була: Софья һәм бер марҗа.Алар биредә яшәгән дә булырлар иде, бәлки, әмма каенатасы авырып китә. Каенанасына хуҗалык эшләрен алып бару кыенлаша. Гаилә авылга кайта. Йортта да, колхозда да ял белми эшлиләр. Гали абый МТСта эшли башлый. Әтиләрен —Габдулла абыйны хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Каенанасы 82 яшендә вафат була. Килене аны яхшы карый, күпсанлы туганнарын ачык йөз белән каршы ала һәм озата, эшли, балалар үстерә.
Нинди генә эшләр башкармый ул: бозаулар, дуңгызлар карый, алмаш савучы була, шикәр чөгендере утый, аның уңышын алуда катнаша. Боларның барысын да намус белән башкара, бернинди авыр һәм пычрак эштән дә чирканып тормый. Гали пенсиягә чыкканчы күп еллар 94нче авыл һөнәрчелек-техник училищесында мастер булып эшли.
Софья апа үзе әйткәнчә, балалары—аның байлыгы. Өлкән уллары Һадый физматны тәмамлагач, армиядә хезмәт итә, Бәләбәй индустриаль-педагогик техникумында диплом ала һәм пенсиягә кадәр Татарстанда нефтьче булып эшли. Җәмәгате Лира белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Җиде оныклары бар. Үз йортларында яшиләр.
Кызлары Әлфия БДПУны тәмамлап, 30 елдан артык Каран урта мәктәбендә биологиядән укытты. Директорның тәрбия эше буенча урынбасары да булды. Педагогик хезмәт ветераны ул.
Аның сеңелесе Гүзәл БДПУның филология факультетын тәмамлаган. Педагогик хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Мөнир белән Туймазы районында яшиләр. Ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Өчесе дә югары белемле. Әти-әниләренә биш онык бүләк иткәннәр.
Өченче кызлары Резеда БДМУны тәмамлаган, Бугуруслан шәһәрендә тимер юл больницасында терапия бүлеге мөдире булып эшли. Аның улы Рәсим техникум, аннары Самарада нефть институтын тәмамлый.
Галия—Софья апаның төпчек кызы. БДМУны тәмамлагач, озак еллар Октябрьский шәһәре больницасының кардиология бүлегенә мөдирлек итә. Әлеге вакытта 21нче больницада эшли. Җәмәгате Әнвәр —«Башнефть» җәмгыятендә технолог. Аларның уллары Рәшит — баш инженер. Тормыш юлдашы Эльвина белән нефть эшкәртү заводында эшлиләр. Кызлары Лилия БДМУның дәвалау факультетында өченче курста укый.
Балалары белемле һәм тәрбияле булып үссен өчен, Софья апа һәм ире күп көч салалар. Моңа ирешкәннәр алар. Балалары аның янына еш кайтып йөриләр, ярдәм итәләр. Шундый күренешне еш күзәтәм: балалары һәм оныклары кадерле кешеләре белән саубуллашып, кайтып китәләр. Ә ул, алар киткән яктан күзен алмый, эскәмиядә бик озак утыра әле, аларга хәерле юл теләп, догаларын укый…
Кыенлыклар һәм киртәләр аша үтеп, олыгайган көнеңдә балаларың, гаиләң, дип армый-талмый эшләгәнеңнең татлы җимешләрен күрү— олы бәхет.
Әле дә эшсез тора белми Софья апа. Җәен һәм көзен бакчасыннан керми. 70 яшендә дә кышкылыкка печән хәзерләгәндә сарай түбәсендә сәнәк белән ничек оста эш иткәнен күрсәгез икән! Ә кызларына күпме итәк-күлмәк текте икән ул? Ә кышкылыкка күпме кайнатма әзерләгәндер? Алма кагын аның кебек тәмле итеп беркем дә эшли алмый. Ә пироглары, бәлешләре, ашлары, тәбикмәкләре турында сөйләп торасы да юк!
Элек алар һәрвакыт эре күркәләр асрадылар. Каз, үрдәк, сарык һәм, әлбәттә, мөгезле эре терлек белән ихата тулы була иде. Шуңа да мул тормышта яшәделәр. Берничә ел элек матур йорт, мунча һәм сарай төзеделәр, коймаларын яңарттылар. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Софья апа бүген дә яңалыклар, сәясәт, әдәбият белән кызыксына. Аңа карыйсың да борчылулардан, авырлыклардан күңеле кырысланмавына сокланасың.
Күктәге йолдызларның атамаларын белә, алар турында мавыктыргыч итеп сөйли ул. Урта Азиядә яшәгәндә йолдызларны өйрәнгәндер, мөгаен. Еш кына төнге күккә, йолдызларга һәм айга багуын хәтерли ул. «Әй, Ходаем, туган якларыма кайтсам иде!» дип елаган, туганнарын һәм якыннарын сагынган чаклары аз булмаган.
Аның сүзләрендә бернинди зарлану да булмавына игътибар иттем. Авыр язмышы турында сөйләсә дә, беркемне дә яманламый. Аңардан җылылык кына бөркелә…
Ветераннарның район советы председателе Роза Байтирәкова һәм Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Тимашев Софья Хәлиулла кызына РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатын укып ишеттерделәр, шулай ук хакимият башлыгыннан истәлекле бүләк тапшырдылар.
Софья апа! Тормышны яратуыгыз, көр күңелле, эшсөяр булуыгыз белән безгә үрнәк Сез. Сәламәт булыгыз, якыннарыгызны, күршеләрегезне, авылдашларыгызны сөендереп, аларга дәрт биреп, тагы да озак, бәхетле гомер кичерегез.
Асия СӘМИГУЛЛИНА, Каран авылы.
Читайте нас: