+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 март 2019, 16:48

Армиядә смартфон куллануда чикләүләр кертелә

Владимир Путин моңа кагылышлы законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләргә үзләре һәм иптәшләре турындагы мәгълүматны киңкүләм мәгълүмат чараларына чыгаруны һәм Интернетка таратуны тыя торган законга кул куйды. Чикләүләр мәгълүмат таратырга мөмкинлек бирә торган техник җайланмалар — смартфоннар куллануга да кагыла.
Ведомствоны, частьны билгеләү мөмкинлеге бирә яки хезмәт итү урынын ачыклый торган мәгълүмат тарату да тыела.
Закон буенча, хәрбиләр хезмәттә булганда электрон приборлар яки интернет ярдәмендә аудио-, фото-, видеоматериаллар һәм геолокация мәгълүматларын тарату мөмкинлеге бирә торган техник чаралар кулланмаска тиеш. Телефон, планшет, навигатор, видеотеркәү, мәгълүмат йөртү чаралары турында сүз бара.
Әлеге чикләүләр хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә гамәлдә булачак.
Фото: Елена Афонина, ТАСС
Читайте нас: