+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 март 2019, 11:40

Олимпиадада җиңүчеләр 1 миллион сум акча алачак!

Халыкара олимпиадада җиңүче укучыларга премия тапшыру тәртибе каралды.

Русия Мәгариф министрлыгында халыкара олимпиада җиңүчеләренә премия тапшыру тәртибен раслау турындагы карар проекты эшләнде. Премияләр, шулай ук, җиңүчеләрнең укытучыларына, тренерларына да тапшыралачак.Җиңгән очракта, Русия Президенты премиясе биреләчәк олимпиадалар исемлеге Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланачак.
Алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнүче җыелма команда әгъзаларының премия алырга хокукы бар. Җиңүче “алтын” өчен — 1 миллион сум, “көмеш” өчен — 500 мең сум, “бронза” өчен 400 мең сум акча алачак.
Билгеле булуынча, бу премияне бары тик уку, ял һәм сәламәтләнү, сәләтеңне үстерү өчен тотынырга була.
Гомуми фәннәр буенча халыкара мәктәп олимпиадасында катнашу өчен үзеңнең сәләтеңне һәм белемеңне күрсәтү мәҗбүри, мәсәлән, Бөтенрусия мәктәп олимпиадасында җиңүче исемен яуларга кирәк.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/19615-olimpiada-ichelre-1-million-sum-akcha-alachak.html

Читайте нас: