+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 март 2019, 13:50

“Кара пиар” кирәк түгел, кара тир түгү кирәк!

Аерым сәяси көчләр сайлау алды кампаниясен коткы таратудан башлады.

Башкортстан Башлыгын сайлауларга әле ярты елдан күбрәк вакыт булуга карамастан, аерым сәяси көчләр инде бүгеннән үк аңа җитди әзерлек башлады, ул гына түгел, үзләренең пычрак “кара пиар” кампаниясен җәелдерде дигән фикер кала. Атап әйткәндә, узган атнада республикада ярыйсы ук киң билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм малтабар Азамат Галин “Эхо Москвы в Уфе” радиостанциясе аша “аерым көчләрнең аңа республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка каршы сәяси белдерүләр белән чыгарга тәкъдим итүләре” турында җиткерде.


— Ай-ай ярым элек Теlegramдa миңа аерым икътисади төркемнең мәнфәгатьләрен алга этәрүче ке­шедән шундый тәкъдим килде. Анда: “Сез яхшы гына спикер, шуңа да без сезнең бер проектта катнашуыгызны теләр идек. Без биргән мәгълүматларны яңгырат­кан өчен сезгә тиешле сумманы түләргә әзербез”, — диелә. Акчага ниндидер мәгълүмат яңгырату миңа хас түгел, һәм мин моны эшләргә җыенмыйм да. Биредә, исә, гомумән, сәяси яссылыктагы мәгълүматлар турында сүз бара. Миңа хәтта танышу өчен эш-гамәлләр планы да җибәрделәр, — диде Азамат Галин.Шул ук вакытта Азамат Галин ихтимал булган заказчының исемен махсус рәвештә атамавы турында да белдерде. “Бу төбәктә төрле икътисади төркемнәрне, хакимиятне һәм башкаларны бер-берсе белән чәкәштерү өчен эшләнгән провокация булырга да мөмкин”, — диде ул.
Әлеге чыгыш уңаеннан Баш-корт­станның Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе, “Халык фронты”ның төбәк штабы рәистәше Шамил Вәлиев “Башинформ” агент­лыгы журналистына түбәндә­гечә аңлатма бирде һәм үз позициясен белдерде. “Заказчылар, нигездә, күләгәдә калса да, мин моны төбәк­тә корпоратив бюджетлар барлыкка килү күренеше дип бәялим. Ягъни Башкортстанда көтмәгәндә власть алышынганнан соң “яшерен­гән” финанс-сәнәгать, сәяси көчләр, акрынлап баш күтәрә һәм алдагы чорга максат-юнәлеш­ләрне барлый башлады. Ул максатларны тормышка ашыру өчен аларның төбәк җитәкчелеген дә, аның федераль власть һәм эре бизнес белән мөнәсәбәтләрен дә сынап карар өчен ниндидер кара технологик структураларга мөрә­җәгать итүе бик ихтимал”, — ди Шамил Вәлиев. Аның фикеренчә, әлеге финанс-сәнәгать төркемнәренең төбәк Башлыгы сай­лаула­рына үз кандидатын тәкъдим итәргә омтылачаклары да бик мөмкин.
— Мондый омтылышлар булачак. Аларның төбәк сәяси маргиналитетыннан да, Русиядәге гамәл-дәге корылышка каршы федераль дәрәҗәдәге оппозициядән булуы да мөмкин. Чөнки Радий Хәбировны күпчелек, тәү чиратта, Кремльдә эшләве буенча белә. Бездә ул туган төбәгенә озайлы командировкадан соң эшкә кайткан җитәкче булып кабул ителсә, федераль сәяси аренада аны, беренче чиратта, Кремль кешесе, аннан соң гына Башкортстанның Ишембай районыннан чыккан кеше буларак беләләр, — ди Шамил Вәлиев.
Билгеле политолог, аерым сәяси көчләр үзләренең максатларын тормышка ашыру хакына, ихтимал, мөмкин булган һәм булмаган барлык адымнарга, чыгымнарга да барачак, дип исәпли. Шул ук вакытта, Шамил Вәлиевның инануынча, төбәктә әлегедәй көчле җитәкчелек, беренче чиратта, шушында гомер итүче халык өчен кирәк!
Әйтергә кирәк, агымдагы елның 8 сентябрендә үтәчәк Башкортстан Башлыгын сайлауларга бәйле сүз 28 февральдә Дәүләт җые­лышы-Корылтайда төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның “Бердәм Русия” партиясе фракцияләре җитәк-челәре белән очрашуында да булды. Гамәлдәге төбәк җитәкчесенә каршы астан астыртын эш алып баручы, әлегә күзгә күренмәгән “оппонент”ларыннан аермалы буларак, Радий Хәбиров “кара пиар” технологияләр кулланып, республика халкы арасында коткы таратырга түгел, киресенчә, сайлауларны гадел һәм легитим оештыруга бөтен көчне салырга чакырды. Аның инануынча, төбәк җитәк­челегендә генә түгел, гомумән, барлык власть структураларында да гадел, легитим юл белән сайланган, бар яктан да чиста һәм чын-чыннан халык мән­фәгатьләре бе­лән янучы җитәкчеләр эшләргә тиеш.
—Җәмгыять бүген гаделлеккә, җитәкчелеккә омтылучыларның әхлакый чисталыгына зур ихтыяҗ кичерә. Бу җәһәттән “Бердәм Русия” партиясе сафларында да әхлакый һәм эшлекле сыйфатлары буенча әлеге таләпләргә туры килмәгән, фиркане үз максатларында файдаланучы кешеләр булырга тиеш түгел дип исәплим. Без үз өстебезгә республика өчен шундый зур җаваплылык алабыз икән, һәрвакыт халыкка кирәк урында булырга һәм ярдәм күрсәтергә тиешбез, — диде Радий Хәбиров.
Алда торган сайлауларга бәйле исә ул “партия ышаныч күрсәткән очракта, мотлак “Бердәм Русия”дән барачагын” белдерде.
— Сайлау алды кампаниясе минем өчен 11 октябрьдә үк башланды, — диде бу уңайдан Радий Хәбиров.
Әмма “кара пиар”-технологларны акча түләп җәлеп итеп, астан ут йөртүче “оппонентлары”ннан аермалы буларак, төбәк җитәкчесе, “сайлау алды кампаниясе”н гомум республика халкы мәнфә­гатендәге файдалы эш-гамәлләр белән алып бара. Бары тик узган атна эчендә генә ул ил һәм республика дәрә­җәсендә дистәләгән эшлекле очрашу, халык хуҗалы­гының төп тармакларын үстерү мәсьә­ләләре буенча көнүзәк утырыш-киңәшмә-ләр үткәрде. Аңлашыла, республиканы социаль-икътисади җәһәт­тән арытаба үстерү, төбәктә тормыш сыйфатын яхшырту, иминлегебезне арттыру аларда төп игътибар үзәгендә булды. Бер үк вакытта, болар белән бергә төбәк җитәкчесе 27 фев­ральдә респуб-ликаның көньяк-көнчыгышындагы — Сибайда, 1-2 мартта төньяк-көнбатыштагы Караидел, Аскын, Борай районнарында булырга да өлгерде. Кайсы шәһәр-районда сәфәр барышында да урындагы халыкны борчыган мәсьәләләр республика җитәкчесенең төп игътибар үзәгендә булды. Аларны хәл итү буенча Радий Хәбиров шунда ук тиешле дәүләт власте органнарына анык күрсәт­мәләр бирде. Иң мө­һиме Радий Хәбиров шушы рәвеш­ле алып барган “сайлау алды кампаниясе” республикада яңа инвестиция проектлары, мөһим төзе­леш­ләр, кайдадыр еллар дәва-мында хәл ителми ятка мәсьә-ләләрнең нәтиҗәле чишелеш табуы, халык­ның тормыш сыйфаты яхшыру белән билгеләнә. Һәрхәлдә соңгы дүрт ай нәтиҗәләреннән чыгып, моңа мисалларны бик күп китерергә мөмкин.
Һәртөрле коткы таратучы пиар-технологияләргә караганда мондый “сайлау алды кампаниясе” республика халкының күңеленә дә ныграк ятадыр, дигән теләктә калабыз. Әмма монысын инде 8 сен­тябрь-дәге сайлаулар күрсәтәчәк.
Илдар Фазлетдинов.

Читайте нас: