+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 март 2019, 13:53

Бүздәк укытучысы Мәскәүдә бүләкләнде!

Зөлфия Мансурова “Авылдагы җәмәгатьчелек фикере лидерлары” конкурсында җиңү яулады.

Авыл укытучысы — тынгысыз кеше. Өелеп яткан мәктәп эшеннән тыш, йорт-ихатасындагы мең төрле мәшәкатьләрне башкарырга да, гаилә учагының җылысын сакларга да, авылдагы бихисап проблемаларны хәл итүдә катнашырга да өлгерә әле ул. Укытучы тынгысыз икән, димәк, аның укучыларына да тынгы юк.
Бүздәк районының Каран мәктә­бендә татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы Зөлфия Мансурованы нәкъ шундый тынгысыз мөгаллимәләрнең лидеры дисәк тә була. Ул үзе дә, аның укучылары да бихисап бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни кон­ференцияләрдә бик те­ләп катнаша һәм җиңүләр яуламыйча калмый. Бер генә мисал: быел татар теле һәм әдәбияты буенча узган республика олимпиадасында 9нчы сыйныф укучысы Алина Сабитова җиңүче исемен яулап, Казанда төбәк-ара бәйгедә дә сынатмады, призерлар исемлегендә булды. “Яткан таш мүклә­нә, йөргән таш шомара” — яшь укытучының тормыш девизы аның яшәү халәтен ачык чагылдыра.Зөлфия Җәмил кызы укытуда заманча технологияләрне кулланучы, уку-укыту яңалыклары белән социаль челтәрләрдә даими танышып баручы алдынгы карашлы педагог булуы белән дә аерылып тора. Былтыр апрельдә ул “В Контакте” социаль челтәрендә бер игълан күреп кала. Авыл яшьләре берлеге, Гомумрусия яшьләр иҗтимагый оешмасының гражданлык активлыгын арттыру буенча проект кысаларындагы “Авыл — мөмкинлекләр территориясе!” авылда иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау буенча конкурс турында сүз бара анда. Актив укытучы озак уйлап тормый, көчен сынап карарга була. Аның шартлары артык катлаулы тоелмый: 35 яше тулмаган авыл укытучысы булырга, портфолио тәкъдим итәргә һәм эссе язып җибәрергә. Эссе язганда мөгаллимәгә ни өчен авылда яшәргә теләве, нинди иҗтимагый эшләр башкаруы, ни өчен ул лидер булырга тиешлеге турында сорауларга җавап­лар табарга кирәк була.
— Конкурста илнең төрле төбәклә­рендә яшәүче 1500 кеше катнашты. Аларның бары тик 182се генә биш юнәлеш буенча финалга чыкты. Финалда Башкортстаннан өч укытучы булуына аеруча горурландык, — ди Зөлфия Җәмил кызы.
Бәйге — медицина, эшкуарлык, спорт, мәдәният, гражданлык активлыгы юнәлешләре буенча оештырыла. Мәгариф юнәлеше буенча финалга барлыгы 20 кеше чыга, алар арасында Бүздәк кызы Зөлфия Мансуровадан тыш, Яңа­выл районыннан Елена Гыйльметдинова һәм Иглин районыннан Дамир Әхтәмов та була.
Җиңүчеләр май-октябрь айларында илнең төрле шәһәрләрендә оештырылган форумнарда катнаша, авылда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, иҗади потенциалын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаша. Мәсәлән, майда Ленинград өлкәсе Приозерск районының Мичурин поселогында үткән авыл яшьләре форумына алар Елена Гыйльметдинова белән бергә юл тота. Өч көн дәвамында күппрофильле техникум базасында Русиянең 7 субъектыннан килгән 70кә якын кеше бүген авылны үстерү мәсьәләләрен уртага салып фикер алыша. Шунысы мөһим, 70кә якын яшь белгеч­нең 20се авыл укытучысы була. Форумга җыелучылар осталык дәресләрендә, түгәрәк өстәлләрдә катнаша, Русия Авыл яшьләре берлеге эшчәнлеге белән таныша. Педагоглар өчен аеруча “Авылда сыйфатлы белем бирү: мифмы яки амбициоз мәсьәләме?”, “Санлы имидж”, “Социаль челтәрләрдә социаль проект­­ларны...” дигән тренингларда катнашу зур кызыксыну тудыра. Әй­тергә кирәк, бу форум авыл яшьләре, авыл укытучы­ларының проблемаларын тикшерү, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык була.
Авыл укытучысының сәяхәте алай гына тәмам­ланмый, әлбәттә. 15 фев­ральдә һәр юнәлеш буенча бишәр кешене Мәскәүгә Федерация Советына бүләкләүгә чакыралар. Исем­лектә Башкортстаннан өч делегат: спорт юнәлеше буенча Краснокама районының Шушнур авылының яшьләр сәясәте белгече Инзилә Фәизова, эшкуарлык юнәлеше буенча Чиш­мә районының Тәпәреш авылыннан “ЭкоПрод” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы технологы Вилена Дәүләтова һәм мәга­риф юнәлеше буенча Бүздәк районының Каран мәк­тәбе укытучысы Зөлфия Мансурова була.
Бүләкләү тантанасы Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Мат­виенконың авылдагы социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашуы кысаларында уза.
— Тантанага “Авылдагы җәмәгать­челек фикере лидерлары” бәйгесенең 30 җиңүчесе килгән иде. Зур бүләкне Федерация Советының Аграр, азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе А. Майоров тапшырды. Очрашу миңа киләчәктә тагын да дәртләнеп, янып эшләрлек тәэссоратлар бүләк итте. Үзенең авылы, халкы өчен янып-көеп яшәгән яшьләр барда, илебез һәм авылларыбыз ышанычлы кулларда булачагына иманым камил, — дип сөенече белән бүлеште Зөлфия Җәмил кызы.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/19588-bzdk-ukytuchysy-mskd-blklnde.html


Читайте нас: