+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 март 2019, 19:27

Җиңүче... бүләген бүләк иткән

Стәрлетамакта яшәүче Олеся Костина телевидениедә үткәрелгән “Могҗизалар кыры” уенында былтыр сентябрьдә катнашкан иде.

Анда бүләк ителгән тегү машинасын ул кайту белән Петровское балалар йортына илтеп биргән. Ике бала анасының бу изге эше әле генә билгеле булган.

— Минем дус волотерларым күп. Мин аларның проблемалары турында, балаларга ничек ярдәм итүләре хакында беләм. Тегү машинасы балаларга кирәгрәктер, дип уйладым. Балалар йортында остаханә бар, анда бер тегү машинасы бар иде, хәзер икәү булачак, — дигән “Могҗизалар кыры” уенында финалга чыккан Олеся Костина.

Учреждениедә эшләүчеләр дә, тәрбияләнүчеләр дә аңа ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Фото: Социаль челтәрләрдән.


Читайте нас: