+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 март 2019, 19:10

Дүртөйледә банкомат шартлатканнар

Дүртөйле шәһәренең бер кибетендә банкомат шартлатылган.

Бу хәл иртәнге сәгать 6да булган.

Шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан "Магнит" кибетендәге банкоматны шартлатып, андагы акчаны үзләштерергә ният кылган адәмнең эзенә тиз төшкәннәр.

Шәһәр урамнары буйлап патрульдә йөрүче юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары кибет ягыннан йөгереп килеп чыккан яшь ир-егеткә шунда ук игътибар иткән. Аның курткасы ертылган булган.

Арытаба тикшерү барышында банкоматка һөҗүм итүченең нәкъ шушы кеше булуы ачыкланган. Аны кулга алганнар. Ул 26 яшьлек ир-егет булып чыккан. Күпмедер вакыт аның әлеге кибеттә эшләгәнлеге дә ачыкланган.

Фото: online47.ru сайтыннан


Читайте нас: