+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 март 2019, 19:15

Үчен машинадан алган...

Ә хәзер рәшәткә артына утыруы бик ихтимал.

Узган елның җәендә Уфаның Генерал Горбатов урамында 50 яшьлек ирнең «Хендай Солярис» машинасы янган булган.
Полиция хезмәткәрләре һәм эксперт-криминалистлар автомобильнең ут төртү аркасында януын ачыклаган. Шушы көннәрдә бу адымга баручының исеме билгеле булды. Ул зыян күрүченең элекке урынбасары булып чыккан.
Янган машинаның хуҗасы башкаланың бер югары уку йортында бүлек начальнигы булып эшли. Әлеге хәлгә бер ел кала ул урынбасарын эштән бушаткан була.
53 яшьлек ир үчен машинага зыян салып кайтарырга ниятли. Башта «Хендай Солярис»ка буяу сөртеп китә. Ул чакта машина хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итми. Ә аннары, Нуриман районында яшәүче сыйныфташына акча биреп, машинага ут төрттерә.
Кеше милкенә аңлы рәвештә зыян салу очрагы буенча җинаять эше ачылган. Җинаять кылучыларның гаебе расланса, аларны биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре мөмкин.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/19576-chen-mashinadan-algan.html



Читайте нас: