+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
1 март 2019, 14:27

Кулларына күзләр тимәсен

Үзенең иплелеге, сабырлыгы, ягымлылыгы белән бер күрүдә үк башкалар күңеленә кереп калган кешеләр була.

Уран авылында яшәүче Тимашева Мәмдүдә Габит кызы—шундый кешеләрнең берсе.
Тумышы белән безнең районның Урзайбаш авылы кызы ул. Уран авылы егете Барый Ямалетдин улы белән язмышларын бәйләп, матур, үрнәкле гаилә булып яшиләр. Әти-әни икесе дә ипле, тырыш булган, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәгән гаиләдә акыллы, тәрбияле өч бала—ике кыз, бер ул үсә. Алар барысы да югары белем алып, гаиләләр корып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр.
Мәмдүдә апа озак еллар Каран мәктәбе интернатында пешекче булды, эшен һәрчак җиренә җиткереп башкарган тырыш хезмәткәрне һәркем—балалар да, өлкәннәр дә хөрмәт итте.
Ни аяныч, Барый абыйның гына гомере иртәрәк өзелде, балаларының, аннан инде оныкларының да сөенеч-хәстәрен ялгызына иңләргә туры килде Мәмдүдә апага. Әмма үзәге нык, көчле рухлы бу кеше язмышына төшкән олы кайгыны зур сабырлык белән күтәрде, балаларына ныклы таяныч, үзенә тартып торган җылы учак булды. Хәзер инде ул—алты оныгының яраткан, ашкынып кайткан нәнәе. Әлеге вакытта бер оныгы—Илназ армия сафларында хезмәт итә. Нәнәсе аның исән-сау әйләнеп кайтуын догаларында көн-төн тели.
Мәмдүдә апа күптән инде лаеклы ялда, быел көз 80 яшен тутыра ул. Әмма аңа бу яшьне беркем дә бирмәс, әле дә тынгысыз ул, бер генә минут та тик тормый. Уңган кешегә —көн дә урак өсте, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Өе һәрчак кунак көткәндәгедәй пөхтә, матур, өстәлендә—һәрчак кунак сые. Ихата-бакчасын да «ялт» иттереп тота ул. Ә бәйләмнәре, чиккән әйберләре—күзнең явын алырлык. Аларны балаларына, дусларына, танышларына да бүләк итә ул. Авылда үткәрелгән «Оста куллар» конкурсында, «Каран базары» ярминкәсендә, башка чара-күргәзмәләрдә аның кул эшләренә сокланмаган кеше юк.
Сәләтле кеше—бар яклап та сәләтле, диләр бит. Мәмдүдә апа Коръәннән бик күп догаларны яттан белүе өстәвенә мөнәҗәтләр дә яза. Күңелендәге сагыну-сагышларын кәгазьгә шигырь итеп төшерә. Сезнең игътибарга аларның берничәсен тәкъдим итәбез.
Үзе язган «Корбанаем—яшьлегем» җырын матур итеп башкара да ул.
Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балалар-оныклар сөенечендә, җан тынычлыгында, бәхетле, озын гомер насыйп булсын сезгә, Мәмдүдә апа. Күңелегезнең җылысы, йөрәгегезнең җегәре, кулларыгызның осталыгы кимемәсен!
Роза ШӘРИПОВА,
Уран Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
Читайте нас: