+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2019, 12:24

Ун ирнең җидесен аракы үтерә

Русиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова эш яшендәге ирләрнең 70 процентының үлеме алкогольле эчемлекләр куллану белән бәйле, дип белдерде.

“70 процент — бу эчкән килеш нидер кылып үлү генә түгел, ә шушы бәла тудырган чирләр — цирроз, ялкынсыну, панкреонекроз, гипертония — нәтиҗә­сендә гомер белән хушлашу”, — диде министр.Ялган аракы күләме кимү үлем очракларын да киметкән. Элегрәк Эчке эшләр министрлыгында исерек килеш кылынган җинаятьләр саны 7 процентка кимүен хәбәр иткән­нәр иде.

Гыйнвар уртасында Дәүләт думасында алкогольне һәм тәмәкене махсус кибетләрдә сатарга тәкъдим иттеләр.
Читайте нас: