+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 февраль 2019, 12:19

Кайсы илдә өлкән яшьтәгеләр бәхетлерәк?

Лаеклы ялда җитеш тормыш пенсия күләменә генә бәйлеме?

Дәүләтнең социаль җаваплылык дәрәҗәсен анда яшәүче пенсионерларның яшәү сыйфатыннан чыгып бәяләргә була, ди экспертлар. Әлбәттә, һәркемнең лаеклы ялга чыккач, үзен бәхетле итеп тоясы, алган пенсиясенең рәхәтен күреп яшисе килә. Әмма, дөньяның күпчелек алга киткән илләре өчен дә пенсия яшендәгеләрне хәстәрләү хөкүмәт җилкәсенә авыр йөкләмә булып ята.

Дөресен әйтергә кирәк, пенсия яше якынлашканда, сәламәтлеге булып, үзен коллективта кирәкле, файдам тияр, дип уйлаганнар аз түгел. Лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәч тә күпләр, тагын берничә ел булса да эшләргә иде, дип, “икенче сулышы”н ачып җибәрә. Халык фикерен аңлагандай, ил Хөкүмәте пенсиягә чыгу вакытын арттырды.

Матбугатта, чит ил пенсионерларының хәле, Русиядәге белән чагыштырганда, байтакка яхшырак икән, дигән хәбәрләр дә күренгәли. Без дә төрле чыганакларга нигезләнеп әлеге чагыштыруларны гәзит укучылар хөкеменә чыгарырга уйладык.

Америка Кушма Штатларында

АКШта 325 миллион кеше яши. Халык саны буенча алар — дөньяда өченче урында. Шуның 42 миллионы, ягъни халыкның 13 проценты пенсия белән тәэмин ителгән. Илдә ир-атлар нигездә — 67, хатын-кызлар 65 яшьтән пенсиягә чыга. Лаеклы ялга иртәрәк тә чыгарга мөмкин, әмма мондый очракта пенсия күләме азрак була һәм ул бүтән артмый.

Ир-атларның уртача гомер озынлыгы — 77, хатын-кызларныкы 81,5 ел тәшкил итә. Димәк, яше буенча лаеклы ялга чыгучы америкалыларның тагын 10-15 ел тормыш рәхәтенә куанып, эшләмичә, дәүләт исәбенә яшәү мөмкинлеге бар. Әлбәттә, ил буенча уртача түләнелгән 1441 доллар кинәнеп яшәргә җитмәс тә кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Чөнки АКШта өл­кәннәр өчен бик күп социаль программалар гамәлдә. Анда кибет­ләрдә һәм отельләрдә зур ташламалар, федераль хөкүмәт һәм штат дәрәҗәсендә пенсиягә төрле өстәмәләр кертелгән.

Кытайда

Халык саны буенча Кытай дөньяда рекордсмен — биредә 1,4 миллиардка якын кеше яши. Пенсия яшендәгеләрнең күпме булуын ачыклау авыр. Беренче­дән, Кытайда статистика бик “тонык”, икенчедән “пенсионер” статусына ия булучыларның социаль бәяләмәсе юк. Мәсәлән, авылда яшәүчеләрнең берсенә дә пенсия түләнми.

Гомумән, Кытайда ир-атларга пенсиягә чыгу яше итеп — 60, ә хатын-кызларга 50-55 яшь билге­ләнгән. Илдә уртача гомер озынлыгы — 77,5 ел. Пенсия күләме, һөнәргә карап, һәр провинциядә төрлечә каралган. Ул якынча 340 доллар тәшкил итә. Кыскасы, өлкән яшькә җитүчеләрнең барысы да пенсия “рәхәтен” тоеп яшәми, шулай ук, пенсия яшенә җитүчеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ташлама һәм ярдәм юк.

Германиядә

Ил халкы 82 миллион кешедән арта. Германиядә дистә еллар буе үлем күрсәткече туучылар саныннан даими арта бара. Димәк, җәмгыять күзгә күренеп картая дигән сүз. Пенсионерлар илдәге барлык халыкның 23 процентын тәшкил итә. Ир-атларның уртача гомер озынлыгы — 80, хатын-кызларныкы 86 яшькә җитә. Әмма алар барысы да лаеклы ялга 65 яшьтән китә.

Германиядә пенсиягә түләү җыелмасы катлаулы формула буенча эшли. Лаеклы ялга чыкканчы ул сумманың җыелуы хәтта кешенең гаилә статусына һәм кайда яшәвенә дә бәйле. Пенсиягә чыккач, хатын-кызлар аена 590 евро алса, ирләр­нең кереме 1020 евро тәшкил итә. Шунысы да игътибарга лаек, элекке ГДР җирләрендә яшәүче көнчыгыш Германия пенсионерларына аена 840 евро түләнә.

Япониядә

Япониядә яшәүче 127 миллион кешенең 20 проценты — пенсионерлар. Бу күрсәткеч елдан-ел үсә: ил картая. Өлкән яшьтәгеләр санының зур тизлек белән артуы ил икътисадына олы йөк булып ятуын яшерми чиновниклар. Японнарның озын гомерле булуы да хәлне катлауландыра. Биредә ир-атлар уртача — 80,5, хатын-кызлар 87 ел яши. Шулай булса да, Япониядә ике җенес вәкилләре өчен дә лаеклы ялга чыгу хокукы 65 яшьтән бирелә.

Пенсиягә чыгучы кеше, үзе лаеклы ялга киткән предприя­тиедән, биредәге эш стажыннан чыгып, бер тапкыр бирелүче күләмле пособие ала. Шуңа күрә Япониядә эш урынын алмаштырырга теләүчеләр күп түгел. Чөнки, пособие күләме фәкать соңгы эш урынындагы стажга карап түләнә. Аларның пенсиясе ике чыганак буенча билгеләнә: дәүләт тарафыннан каралган база өлеше һәм японнарның үзләре эшләгән чорда хезмәт хакыннан түләүләр. Нәтиҗәдә, бу илдә уртача айлык пенсия күләме 1500 долларга җитә.

Финляндиядә

“Күлләр иле”ндә 5,5 миллион кеше яши. Биредә халык саны арта, әмма, нигездә, имигрантлар исәбенә. Илнең төп халкы кими. Лаеклы ялдагылар ил халкының 16,8 процентын тәшкил итә. Фин ир-атлары уртача — 78, хатын-кызлар — 84 ел яши. Илдә ирләр дә, хатын-кызлар да лаеклы ялга 65 яшьтән чыга. Иртәрәк тә китеп була, әмма пенсия күләме кимиячәк. Финнар, күбрәк хезмәт стажына ия булу өчен озаграк эшләргә тырыша. Финляндиядә дә айлык пенсия күләме 1500 еврога җитә.

Бөек Британиядә

Соңгы елларда биредә халык саны тотрыклы рәвештә 65 миллион кеше дәрәҗәсендә саклана. Пенсионерлар — барлык халык­ның 15,8 процентны. Ир-ат­ларның уртача гомер озынлыгы — 79,5, хатын-кызларныкы 83 яшь тәшкил итә. Алар 65 яшьтән лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Биредә дә пенсия түләве ике өлештән тора: дәүләт пенсиясе, ул пенсия яшенә җиткән һәркемгә түләнә. Икенче өлеше кеше үзе эшләгән чорда тупланган түләү­ләрдән формалаша. Дәүләт пенсиясе — 600 фунттан артыграк, әмма икенче өлеше пенсионер­ның эш хакыннан күчерелгән суммага бәйле. Бөек Британиядә уртача айлык пенсия күләме 1500 фунттан арта.

Русиядә

Илебездә лаеклы ялга чыгучы­ларның пенсия белән тәэмин итү шартлары үзгәрү турында һәркем хәбәрдар. 2019 елдан башлап лаеклы ялга чыгу вакыты ир-атларга — 65, хатын-кызларга 60 яшьтән билгеләнде. Реформа берничә ел дәвам итәчәк һәм бу елдан пенсиягә чыгу вакыты ел саен арта барачак. 2018 елда Русиядә уртача айлык пенсия 14,1 мең сум, ягъни 200 доллардан аз гына күбрәк тәшкил итте.

Пенсия кайда нәрсәгә җитә?

Пенсиянең төрле илдә төрле күләмдә билгеләнүен күрдек. Әмма бер үк күләмдәге пенсия акчасы барлык илдә дә бер төрле яшәүне, ихтыяҗларны канәгать­ләндерүне аңлатмый. Мәсәлән, 1 мең доллар АКШ яисә Русия пенсионерлары өчен бердәй тигез кабул ителми. Моны аңлату яки исәпләү өчен икътисадчы экспертлар махсус күрсәткеч уйлап тапкан. Сатып алу мөмкинлеге паритеты (ППС) дип атала ул. ППС буенча исәпләү теге яки бу илдә керемнәрне товар һәм хезмәт­ләндерү хаклары арасындагы аерма коэффициентыннан чыгып билгеләү дигән сүз.

Югарыда телгә алынган ил­ләрдәге уртача пенсияләрне чагыштыру өчен аларны ППС белән исәпләп карыйк. АКШ доллары һәм андагы уртача айлык пенсия күләмен ППС үлчәү берәмлеге итеп кабул иткәндә хәл болай тора:

АКШ — 1441 доллар

Кытай — 484

Япония — 1802

Германия — 1466

Бөек Британия — 1935

Финляндия — 1840

Русия — 588 доллар.

Күренүенчә, ППС үлчәменә салып исәпләгәндә дә Русиядә пенсия күләме алга китүче илләр­дәгедән шактый калыша. Көн­дәшлек итүче илләрдәге көн­күреш, инфраструктура, сәламәт­лек саклау өлкәсенең камиллеге белән чагыштырганда, Русиядәге проблемалар барыбер чагыштырудан ерак тора. Һәркем үз илендә бәхетле, диләр. Европа иллә­рендәге пенсионерлар арасында Русиянең үтеп чыккысыз урманнарына, иркен далаларына, матур табигатенә сокланучылар аз түгел. Кытай белән чагыштыру да үзен акламый. Авылда яшәүчеләргә пенсия бөтенләй түләнми икән анда. Бу яклап без бәхетлерәк түгелме соң? Сабыр булыйк, ышанычны югалтмыйк, барысы яхшы булачак. Кем белә, еллар үткәч, бәлки, чынлап та пенсиягә 60-65 яшьтән чыга башлавыбызга куанырга калыр. Пенсия реформасына кадәр дә, лаеклы ялга китәр вакыт якынлашканда, күпләр “эх, тагын берничә ел эшләсәм иде”, дип өзгәләнә иде. Сәламәтлек кенә аяк чалмасын. Ә гомер озынлыгы, үзебезгә, сәламәт яшәү рәвешенә бәйле.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: