Ә кайберәүләр аннан да озаграк яши. Әмма, ничек кенә булмасын, бәйрәм оештыру өчен бик җитди сәбәп бу. Лотфулла Муллагали улы Гәрәев та дусларын һәм фикердәшләрен күркәм юбилеена чакырган. Түреш мәчетен төзү башлангычы белән йөрүчеләрнең берсе, берничә дистә ел авыл мулласы булып торган диндар кешенең тантанасы да иман йортында үтте.
Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан булуың яхшырак, дигән гыйбарә тулысынча туры килә аңа. Аларның гаиләсендә биш бала—ике кыз һәм өч малай үсә. Әлеге вакытта Лотфулла абый белән 94 яшьлек апасы Сәйдә исән-сау гомер кичерәләр. Озын гомерлеләр нәселеннән алар.
Элек Түрештә дүрт мәчет балкып утырган. Халык арасында дин көчле булган, балалар бәләкәйдән үк әти-әниләреннән ислам кануннарына өйрәнгәннәр. Ул чорда мәчет яныннан аңа кермичә үтеп китүне күз алдына да китермәгәннәр. Ә азан яңгыраганда авыл халкы, бар эшен ташлап, намазга ашыккан. Көненә биш тапкыр намаз укыганнар.
Басуларда һәм бакчаларда эшләр тәмамлангач, җыелган уңыш келәтләргә салынгач, мәчеттә дин сабаклары башланган. Балалар, үсмерләр, теләгән һәркем гарәп телендә укырга, язарга өйрәнгән, Коръән аятьләре, сүрәләр ятлаганнар.
Лотфулла Гәрәев диндарлар гаиләсендә тәрбияләнә. Бәләкәйдән картәнисе Бәдриямалның догалар укыганын тыңлый, аның һәр сүзен чиста кәгазь битедәй саф күңеленә сеңдерә бара. Дүрт яшьлек чагында авыл картлары белән бергә мәчеткә намазга йөргәнен бүгенгедәй хәтерли. Дүрт мәчетнең һәркайсында дин әһеле булган: мөселманнарның изге китабын яттан белгән Хафиз мулла, Миргасим мулла, Хәмит мулла, Хәмәтзакир мулла авылда иң хөрмәтле һәм абруйлы, белемле кешеләр булганнар.
Лотфулланың әтисе Муллагали Гәрәев сугыштан исән-сау кайткан һәм гомерен исламга багышлаган. Мәдрәсәдә укыганлыктан, гарәп телен белгән. Туган телендәгегә караганда гарәпчә яхшырак язган һәм укыган ул. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап гомеренең соңгы көненә кадәр Муллагали хәзрәт Түреш авылында алыштыргысыз мулла була. 1988 елда бакыйлыкка күчә ул. Үз кулы белән күчереп язган кече Коръән китабы сакланган. Муллагали имамның тормышы—совет власте Аллаһы Тәгаләгә ышануны катгый тыйган чорда да чын диндарга үз диненә тугры калырга бернәрсәнең дә комачаулый алмавына ачык һәм инандырырлык дәлил.
Түрештә мәчет калмагач, кешеләр өйләрендә дини йолаларны үтәүләрен дәвам иткәннәр, Әһәдулла имамны чакырып, Коръән укытканнар. Аңа чиратка язылганнар, сүрә-аятьләрне моңлы итеп укыган ул.
***
Лотфулла Муллагали улы озак еллар төзелеш тармагында эшли, 1991 елда пенсиягә чыга. Шуннан бирле әтисенең эшен дәвам итә, дин әһеле булып китә. Гарәп алфавитын һәм язуын үзаллы өйрәнә, Коръән сүрәләрен ятлый. Ә биш тапкыр намазны бәләкәйдән үк әтисе белән бергә укый.
—Безнең авылда елына бер тапкыр булса да һәр гаиләдә мулла, сугышта катнашучыларның тол хатыннарын, олы яшьтәге ялгыз яшәүчеләрне чакырып, Коръән ашы үткәрү зарури дип исәпләнде. Исем кушу, никах, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолалары мөселманнарга тиеш булганча үткәрелә иде, — диләр аксакаллар.
—Картәти-картәниләребез хөрмә төшеннән үзләре ясаган дисбеләрен кулларыннан төшермиләр иде. Һәр эшне дога укып башлыйлар иде. Безне дә изге бисмиллаһи рахманир-рахимне әйтергә өйрәттеләр,—дип хатирәләре белән уртаклашты Илһам абый.
Авылда белемле хатын-кызлар да була. Аларның берсе абызәби Миңлезифа Габдрәшит кызы мәдрәсәдә укыта. Олы яшьтәгеләр, вафат булганнан соң җаннары тынычлык тапсын өчен, үзләре исән чакта аның Коръән аятьләре, догалар укуын үтенгәннәр. Берничә ел алдан чиратка язылганнар. Абызәби көнозынына тәрәзә каршына утырып, Коръән укыган.
Әмма барып, дога кылырдай, диндарлар җыелырдай урын булмый. «Уңыш» колхозының ул чактагы председателе Айрат Шәвәлиев ярдәме белән яңа мәчет төзи башлыйлар. Иман йорты ерактан ук күренеп торсын өчен, калкулыкны сайлыйлар. Мәчеттән яңгыраган азан тавышы бөтен тирә-якта, хәтта якын-тирә авылларда да ишетелә. 1995 елда яңа мәчетне ачу тантанасы үтә. Лотфулла Гәрәев аны төзүдә, манарасын урнаштыруда актив катнаша. Шуңа да иман йортын ачу тантанасында авыл халкы нәкъ менә Лотфулла Гәрәевның Түреш мәчетендә имам-хатыйб булуын үтенә. 24 ел дәвамында Лотфулла хәзрәт үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән үти. Иң зур хыялы да тормышка аша аның—1998 елда Мәккәгә хаҗ кыла. Шул ук елны Уфада имтихан тапшырып, указлы муллалыкка таныклык ала.
Элек-электән муллалар, дин әһелләре, мәчеткә йөрүче өлкәннәр авылда иң белемле кешеләр дип исәпләнгән. Аларны хөрмәт иткәннәр, алар белән горурланганнар. «Алар мулла нәселеннән», диләр хөрмәт белән ул кешеләрнең ырулары турында.
***
2006 елда Лотфулла хаҗи ата-бабаларыбызның изге урынына —Татарстан Республикасындагы Болгарга бара. Теплоходта баралар алар. Күренекле җырчы Фәридә Кудашева белән очрашу, аның белән аралашу хәтеренә аеруча сеңеп кала. Болгарда намаз укуда катнаша, бу вакыйга дин әһеле күңелендә җуелмас эз калдыра, сигез елдан соң изге урынга янә сәяхәт кыла. Татарстан башкаласында мөселман зиратында була. Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмев, Фатыйх Әмирхан, Нәкый Исәнбәт кебек күренекле шагыйрь-язучыларның каберләре алдына басып, дога кыла.
Түреш мәчетен Лотфулла хәзрәттән башка күз алдына да китереп булмый. Төрле дини бәйрәмнәр, җомга намазлары үткәрә ул. Мәчеткә килүчеләр аның изгелеккә өндәүче вәгазьләрен тәэсирләнеп тыңлыйлар. Кешеләр аны гадилеге өчен яраталар, һәркемнең соравына аңлаешлы җавап бирә ул.
***
Аксакалны 90 яше белән котларга Русиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин килгән иде. Бу көнне мәчеткә кунаклар, авыл халкы күп җыелды. Зур булмаган бина шыгрым тулы иде. Бәйрәм чарасына олысы да, кечесе дә килгән. Тантананың мөселманнар өчен изге саналган җомга көнендә үтүе дә үзенчәлекле.
Лотфулла хәзрәт чараны Аллаһы Тәгаләне данлаган дога белән ачты. Тәлгать Таҗетдин дога укып, Лотфулла Муллагали улын юбилее белән котлады, аның гомере буе кешеләргә изгелек кылуын билгеләде. Баш мөфти ата-бабаларның рухи мирасын саклауга һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен, Лотфулла хаҗигаРусия Мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, чигелгән чапан һәм намазлык бүләк итте.
Мәчеткә укырга йөргән үсмерләр остазларын шигырьләр һәм мөнәҗәтләр белән котладылар. Аксакаллар да дин әһелен котлап, авыл һәм мәчет тарихын, хәзрәтнең тормыш юлын бәян иттеләр.
Түреш авыл биләмәсе хакимияте исеменнән Лотфулла Муллагали улын биләмә башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Зиннәтуллина тәбрикләде, юбилярга Котлау открыткалары һәм бүләк, шулай ук Русия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын тапшырды ул. Котлауларга авыл Советы депутатлары да кушылды. Районның һәм Кандра поселогының дин әһелләре юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр.
Хәзрәтнең улы Рәфил «Кеше кайчан матур була?» дигән шигырь сөйләде. Юбиляр үзе дә яраткан шигырен укыды.
—Кырык ел элек Башкортстанда 17 генә мәчет булган, хәзер алар 2 меңнән артык. Кызганычка каршы, кайберләренең ишекләрендә йозак. Иман йортының буш торуы да, анда азан тавышының тынмавы да күбесенчә авыл мулласына бәйле,—диде Тәлгать Таҗетдин.
Җомга намазына вакыт җитте. Диндарлар намазлыкка басты.
***
Бу көнне Лотфулла хәзрәт хакында бик күп мактау сүзләре әйтелде, изге теләкләр җиткерелде. 90 яшен билгеләгән дин әһеле изге эшен дәвам итәргә уйлый. Көн саен иртән мәчеткә илтүче 83 баскычтан күтәрелеп, кешеләргә һәм Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү аның нияте.
С. Моратова.
Мин Түреш авылында туып үстем, шуңа да Лотфулла Муллагали улын кечкенә чагымнан ук беләм.