+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2019, 14:18

Гөлназыбызны кияүгә бирсәк, тынычланыр идек инде...

Гөлназ Асаева кечкенәдән сәхнәдә.

Шуңа күрә концертларга еш йөрүче тамашачыга ул үзе карап үстергән кебек якын. Алдагы тормышы өчен дә борчыла халык. Ә ул булачак ирен ничек күз алдына китерә?
-Беренчедән, ышанычлы, икенчедән, мине аңлаучан. Артист тормышын аңласын иде, көнләшмәсен иде. Мине яратсын, мине һәм минем гаиләмне хөрмәт итсен иде. Чөнки минем гаиләмне хөрмәт итмәсә, мине дә хөрмәт итми дигән сүз.
Нәселе яхшы, затлы булсын. Мин беренче чиратта нәселенә карыйм, әти-әнисенә карыйм. Бәлки, бер-ике ел элек мин, миңа бай, машинасы һәм фатиры булган егет кирәк, дип җавап бирер идем. Ә бүген мин нәселенә карыйм.
Ниндидер максатлары, тырышлыгы бар икән, димәк, бу ирдән кеше ясап була. Бергә тапкан мал кадерлерәк була. Ә берәр байга кияүгә чыксаң, ул, бу синең мөлкәтең түгел, синең монда ни катнашың бар, авызыңны яп та утыр, дияргә мөмкин, дигән ул "Күзгә-күз карашып" тапшыруын алып баручы Зифа Нагаевага.
Элвин Грей белән Ришат Төхвәтуллин арасында кайсысына өстенлек бирүен дә яшермәгән. Акыллы кыз, күз тимәсен!
Фото: vk.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/kultura/19369-glnazybyzny-kig-birsk-tynychlanyr-idek-inde.html



Читайте нас: