+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2019, 19:23

Бер яшьлек Илназ - дәваханәдә берүзе

Баймак районында яшәүче бер яшьлек Илназ берүзе дәваханәгә эләккән. Баланың әнисе - эчкечелек сазлыгында.

Илназның дәваханәгә ялгызы гына урнаштырылуы беренче тапкыр гына түгел икән.
- Мескен бала палатада ялгызы утыра. Аның алмаш киемнәре дә, уенчыклары да юк. Кечкенә булса да, шундый сабыр, еламый, бердәнбер колготкие белән уйнап маташкан була, - дип яза социаль челтәрләрдә әлеге дәваханәдә булган ханым.
Баймак кешеләре әйтүенчә, баланың 2-3 яшьлек абыйсымы, апасымы бар. Ул балалар йортына урнаштырылган. Баймак район дәваханәсенең балалар бүлекчәсенә килеп, Илназга нәрсәләр кирәклеген белеп, сабыйга ярдәм күрсәтү сорала. Бик кечкенәдән усал язмыш кочагына ташланган сабыйның гомер юлында мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын иде инде...
Фото: mir24.tv сайтыннан

Читайте нас: