+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2019, 11:37

Бәйрәм бүләге

8 Март бәйрәме якынлашса, нигәдер күңелне ямансу уйлар биләп ала.

Совет заманы, балалар үстергән чаклар искә төшеп, йөрәкләр өзелеп китә. Олыгая-олыгая, үткән гомерләрне уйлап, шул чакларны сагынып яшисең икән ул.
Быел кыш кызыма кунакка килдем. Үзе эштә булгач, токмач кисеп, аш пешерим, дип, шкафтан камыр җәяргә уклау алдым. Сыйфатлы агачтан ясалган бу уклауның сабына кызыл буяу белән «Әниемә 8 Март бүләге» дип язылган. 30 елдан артык вакыт үтсә дә, ничек әйбәт сакланган! Аш-су бүлмәсендәге шундый ук төстәге куна тактасы да бик әйбәт сакланган. Кызымның сыйныфташлары—1987-88 елгы чыгарылыш укучылары күз алдыма килде. Күмәк иделәр алар, мәктәп мастерскоенда әниләргә шушы бүләкләрне үзләре ясаганнар. Гомерлек истәлек булырлык нинди матур бүләк…
Ул елларда колхоз-совхозларның, хәер, илнең дә көчле чагы. Урзайбаш урта мәктәбендә укучылар күп. Мәктәпне тәмамлаганда егетләр —тракторчы, кызлар сыер савучы таныклыгына ия булалар, кызлар атнага бер көн фермага барып, савучыларга ярдәмләшәләр.
Урзайбаш урта мәктәбе һәрчак алдынгылар сафында булды. Аңа күп еллар «Мәгариф отличнигы», бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган Рәүхәт Миңнеәхмәт улы Халиков җитәкчелек итте. Җәйләрен мәктәпнең тирә-ягы гөлбакчага әйләнә. Мәктәп яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән дә дан тотты. Хәзер мәктәбебез эшләми инде, боларны сагынып сөйләргә генә калды…
Тынгы белмәс ветеран укытучы Рәүхәт Миңнеәхмәт улы үткән ел башлангыч класс укучыларын авылдагы балалар бакчасында укытуга иреште. Ата-аналар зур рәхмәтле моның өчен аңа.
…Ул елларда 8 Март бәйрәмен көтеп ала идек. Совхоз җитәкчеләре фермаларга барып, савучыларга бүләкләр тапшыралар иде. Менә шулай, үткән гомер сагындыра да, уйландыра да…

Альмира ХӨСӘЕНОВА,
Урзайбаш авылы.
Читайте нас: